Бакый Урманченың тууына 125 ел тулу унаеннан сюжет төшерелде
Якташыбыз, бөек рәссам Бакый Урманченын тууына 125 ел тулу унаеннан "Хәзинә галереясы Бакый Урманче" фильмы өчен рәссамнын туган ягында "Атлар коендыру" картинасын җанландыру буенча сюжет төшерелде.
Проект авторы һәм режиссер безнен якташыбыз Розалия Закиева. Бикмураз авылы күле янында төшерелгән фильмда районнын "Аккалфак"татар хатын-кызларынын ижтимагый оешма әгьзалары, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашты.
Шәһәр ипподромы атлары да картина бизәлеше булды. Фильм тулысы белән ГТРК Татарстан студиясендә төшерелә (оператор Илдар Гәләүтдинов)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев