Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

«БАЛАМНЫ ЯХШЫ ГАИЛӘГӘ БИРӘМ...»

Яман чир белән авыручы әни, үзе исән чагында, баласына яңа әти-әни эзли.

Бу чир – аяусыз. Ул кемнең кем булуына карамый. Якаңа килеп ябыша да, ычкындырмый... Ахыры һәрвакыт бертөрле тәмамлана. Бик сирәк очракта гына – Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы белән – авыру исән калырга мөмкин. Психологларның әйтүенә караганда, яман чир стресслардан, тирән кичерешләр нәтиҗәсендә тамыр җәя башлый. Әгәр дә кеше шул халәтендә озакка кала икән, аның билгеләре тәнгә күчә һәм әнә шундый дәвалап булмый торган куркыныч чирләр китереп чыгара. 

Россия каналында барган бу тапшыруны карагач, янә бер мәртәбә тетрәнү кичердем. Экраннан безнең кыз – Татарстаннан килгән Айгөл Фазыйлова сөйли. Ул моннан дүрт еллар чамасы элек авырый башлавын, операция кичерүен, метастаза китеп, каты сызланулар башлангач, Казандагы хосписка урнашуын, инде үләм дигәндә, табибларның аны яңадан тормышка кайтаруын әйтә. Ул үзен бик тыныч тоткан сыман. Ләкин экран алдына – бөтен ил каршына килеп утыруының сәбәбе – 6 яшьлек улының киләчәк язмышы өчен борчылуы. «Мин үлгәч, Әмирем нишләр? Кемнәр кулына эләгер? Минем аны, үзем исән чагында, тәрбияле, әйбәт гаиләгә, улымны ярата алырдай әти-әни кулына тапшырып китәсем килә», – дип елата ул тамашачыларны. 

Хатынның үзенә дә 30 яшь кенә әле. Урынга калган Айгөл – апасы карамагында. Әмирне дә апасы карый. Тик ул аны тәрбиягә ала алмый. Чөнки апасына 65 яшь. Өстәвенә, аның үз улы да авыру икән. Айгөлнең әнисе дә шушы чирдән китеп барган. Аның үз әтисенә дә, баласының әтисенә дә өмете юк. «Эчә ул, Әмирне аңа бирәсем килми», – ди Айгөл улының әтисе турында. Аннары... аның үз гаиләсе, бездә аның кайгысы юк...» 

Хәзер авыр хәлдә калган Фазыйловлар гаиләсенә волонтерлар – Айгөл Гатиятуллина белән Вика Титова булыша. Аларның ярдәме белән гаилә чыгымнары өчен 100 мең сум акча җыелган да инде. Санкт-Петербургта яшәүче хирург-онколог, үзе дә шушы чирдән тилмергән Андрей Павленко Айгөлне имммунотерапия үтәргә, гомеренең һәр көне, һәр сәгате өчен көрәшергә чакырды. Минут саен: «Әни, мин сине яратам!» – дип торган бәләкәй улы булганда, үзе әйтмешли, «соңгы минутына кадәр көрәшер ул». 

фото: http://kazanfirst.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев