Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

«Батыр» үзәге башлыгы контракт буенча хезмәткә кабул итү ничек баруы хакында сөйләде

«Батыр» үзәге җитәкчесе Владислав Кузнецов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында Казанда контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне бер тәүлек эчендә ничек рәсмиләштерүләре хакында сөйләде.

Аның сүзләренчә, элегрәк документлар, анализлар һәм белешмәләр җыю процессы бер ай вакытны алган, чөнки ведомстволар, диспансерлар, хастаханәләр бер-берсеннән ерак урнашкан һәм кандидатларга чиратта озак утырырга туры килгән.

«Безнең үзәктә барысы да «Бер тәрәзә» принцибына корылган һәм кандидатның үзенә берни дә эшләргә кирәкми. Ул безгә килә һәм менеджер күзәтүендә биография тутыра. Шунда ук банк картасы ала, аның реквизитларын РФ Саклану министрлыгының Бердәм исәп-хисап үзәгенә тапшырабыз. Аннары эш машинасында аны 16нчы шәһәр хастаханәсенә алып барабыз, ул анда медицина тикшерүе уза. Ул хастаханәдә рекрутер күзәтүендә «яшел коридор» буенча, ягъни чиратта утырмыйча гына барлык анализларын тапшыра һәм табибларга күренә. Шуннан соң без кандидат белән элемтәдә торабыз», - диде ул.

Кич белән «Батыр» үзәгенә гражданин тапшырган анализларның нәтиҗәләре һәм аның яраклылык дәрәҗәсе турында табиб бәяләмәсе килә. Шулай ук үзәккә гражданинның наркология, тире-венерология яки психоневрология диспансерында исәптә тору-тормавы турында җавап та килеп ирешә. Шуннан соң кандидат белән элемтәгә кереп, нәтиҗәләр турында хәбәр итәләр. Әгәр барысы да тәртиптә булса, эшне сайлап алу пунктына илтәләр. Төнлә кандидатны боерыкка кертәләр, иртән аңа кул куялар һәм гражданин инде контракт буенча хезмәт итүче дип исәпләнә.

«Контрактны имзалау өчен сезгә, паспорт, хәрби билет, ИНН, СНИЛС һәм белем турында документларны алып, «Батыр» үзәгенә килергә кирәк. Әгәр ниндидер документ булмаса, без аны яңадан торгызырга ярдәм итәбез», - дип искәртте ул.

  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев