Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Баулы кызы Буа районына эшкэ килде. Югары белемле ветеринарны “Авангард” агрофирмасы ике бүлмәле квартира белән тәэмин итте

Баулы кызы Буа районына эшкэ килде. Югары белемле ветеринарны “Авангард” агрофирмасы ике бүлмәле квартира белән тәэмин итте

 

Карина Хәмидуллина Баулыда авыл җирендә, терлек-туар арасында үскән кыз. Тик эш анда гына түгел, кечкенәдән хайваннар яратуын әйтә ул. Шуңа мәктәптә укыганда ук өйдә терлекләр карауны, рацион буенча ашатуны аңа тулысынча ышанып тапшыралар. Эт, мәчесенең  кәефсезләнүен дә Карина күзләренә карап тоя торган була. Бабасы да  югары белемле ветеринар, колхозның баш зоотехнигы була. Белгәнен  оныгына да өйрәтә ул, хайваннарга шулкадәр мәхәббәт аңардан күчте, ди үзе дә Карина. Шуңа мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан ветеринария академиясенә укырга керә. Киләчәген әлеге  һөнәр белән бәйләячәген белә, дәресләрдә һәр яңалыкны, теманы кызыксынып өйрәнә. Соңгы курста һөнәр буенча практика узу урыны итеп  иптәш кызы белән Буадагы “Авангард” терлекчелек комплексын сайлыйлар.

-Алдан белеп түгел, очраклы рәвештә Буа районын сайладык. Студентларны академиягә килеп әлеге терлекчелек комплексы белән “Авангард” җәмгыяте белгече таныштырды. Практика вакытында бер ай буе белгечләр белән бергә өйрәндек, эшләдек. Миңа биредә ошады. Диплом алды практикасына да монда кайттым. Укып бетергәч, биредә эшкә көтеп торачакларын әйттеләр, - дип сөйли ул.

Эшли башлаганына инде ел ярым, Карина яңа туган яшь бозауларны  өчен жаваплы. Төп вазыйфасы - аларны 6 айга кадәр үстереп, тапшыру. Өстебезгә халат, бахиллар кигезеп, ул безне әле яңа гына туган яшь  бозаулар асрала торган бинага алып керде. 

-Алар яшь балалар кебек, шуңа бик якын килмәвегезне сорыйм. Чөнки инфекция йоктыру куркынычы зур, - дип  алдан ук искәртеп куйды. Ветеринар берничәсенең температурасын үлчәде, үзе әйтмешли арада кайбер “любимчик”лары янына барып аларны сыйпап яратты. Каринаның төп вазыйфасына сыердан бозауны кабул итеп алып, пофилактика, дәвалау чаралары, вакцинацияләү, анализлар алу, рационы белән кызыксыну кебек мөһим эшләр керә. Сәгать 7гә эшкә килеп, ул  300гә якын баш бозауның һәрберсенең хәлен  карап чыга. Бигрәк тә яңа туган бозаулар өчен җаваплылык тоя. Биналарны дезинфекцияләүгә кадәр аның вазифасына керә.

Эшләү өчен барлык шартлар тудырылганга сөенә яшь белгеч. Хезмәт өчен бөтен кирәкле препаратларның булуы, өлкән белгечләрнең ярдәм итүләре, барысы-барысы турында  сөйләгәндә, без аның сайлаган һөнәрендә һич үкенмәвен тагын бер кат тойдык.

Башкортостан чигеннән Буага килеп урнашуының икенче сәбәбе, җитәкчелек  эшкә киләүенең беренче көненнән квартира белән тәэмин иткән. Шундый шартларда: ике яклы килешү нигезендә, белгеч биредә 10 ел эшләргә тиеш. Шуннан соң торакны ул бөтенләйгә үзенә рәсмиләштерә алачак.

-Буа шәһәрендә яңа йортта ике бүлмәле квартира бирделәр. Эшкә махсус транспорт йөртә. Хезмәт хакым 70 мең сумнан артыграк. Беренче елны яшь белгеч буларак хезмәт хакыма өстәмә рәвештә 6 мең сум түләделәр. Яшь белгечне кызыксындыру өчен, диделәр. Әти-әнием яраткан эшем булганга бик сөенәләр. Буага килеп шәһәр белән танышып киттеләр, квартирамны карадылар. Өйдә тагын эне-сеңелләрем бар. Миңа Буа да, эшем дә ошый, ди ул.

“Авангард” агрофирмасы генераль директорының беренче урынбасары Рәдиф? белдерүенчә, җитәкчелек яшь белгечләрне эшкә җәлеп итүнең төрле юлларын эзли. Иң беренче хезмәт хакы, аннан яшәү урыны турында кайгырта. Карина Хәмидуллина кебек тагын агрофирманың Килдураз авылындагы терлекчелек комплексында хезмәт куючы бер гаиләгә 10 эш эшләү  шарты белән  йорт биргәннәр. Тагын Кайбыч авылындагы  комплекска эшкә кайткан терлекләрне орлыкландыру буенча белгеч эшләү дәверендә яшәп тору шарты белән торак белән тәэмин ителгән.

-Без ел саен Буа ветеринария техникумы һәм Казан ветакадемиясе студентларын эшкә чакырып, хезмәт шартлары белән таныштырабыз. Килергә теләүчеләр күп булмаса да, күргәнегезчә алар юк түгел. Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы тарафыннан да яшь белгечләрне кызыксындыру программалары эшләнә. Яшь белгечләр безгә эшкә кайткач 300 мең сум күләмендә акчалата ярдәм дә алдылар. Хәзер ул 750 мең сум тәшкил итә.  - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев