«Байрак» район газетасы редакциясе икенче яртыеллыкка язылучылар арасында призлар уйната. Төп бүләк – бер капчык шикәр комы!!!!
Кадерле буалылар, “Байрак”, “Знамя”, “Ялав” район газетасына язылыгыз да татлы тормыш белән яшәгез.
Безнең редакция 2018 елның икенче яртыеллыгына район газетасына подписка рәсмиләштерүчеләр арасында призлар уйнатачак. Төп бүләк – җиләк-җимеш өлгергән чорда алтын бәясе торырлык – бер капчык шикәр комы. Газетабызга язылып, районда булган иң кызыклы хәбәрләрне, яңалыкларны беренче булып белерсез, моның өстенә һәр язылучының бер капчык песоклы булу шансы бар. Калган бүләкләр дә сезне көтә. Моның өчен газетабызга подписка рәсмиләштергән квитанцияне Буа шәһәре, К. Маркс урамы, 62 йорт адресы буенчаурнашкан редакциягә алып килеп, махсус әрҗәгә салырга кирәк. Бүләкләр подписка кампаниясе тәмамлангач уйнатылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев