БДИга соңга калучыларны имтиханга кертү тәртибен аңлаттылар
БДИга соңга калучылар имтихан үткәрү пунктына кертеләчәк, тик алар өчен имтихан вакыты озайтылмый.
Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Рособрнадзор) дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү турында тәкъдимнәре язылган хатта әйтелә.
Документта барлык катнашучылар да, аудиториягә кайчан керүгә карамастан, имтиханны бер үк вакытта төгәлләве хакында әйтелгән.
«Укучы имтиханга соңга калган очракта, ул имтихан үткәрү пунктына кертеләчәк, әмма оештыручылар тактага язып куйган имтихан тәмамлану вакыты озайтылмаячак, оештыручылар үткәргән инструктаж кабат үткәрелмәячәк», – диелә хатта.
https://vatantat.ru/news/bdiga-songa-kalucylarny-imtixanga-kertu-tartiben-anlattylar-114802
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев