Белоруссия кызы Буада укый
Аның әтисе Буадан, ә Софья Кругликова үзе Белоруссиянең Лепель шәһәрендә туып үсә.
Без аның белән Халыклар бердәмлеге көнендә таныштык, Софья сәхнәдән буалыларны үз телендә бәйрәм белән сәламләде. Буада искиткеч тырыш, үз телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен хөрмәт итүче һәм биредә яшәүче һәрбер милләт кешеләренә дустанә мөнәсәбәттә булган халык яшәвен әйтте. Аннан без Софья белән якыннанрак таныштык. Ул Витебск өлкәсенең кечкенә генә Лепель шәһәрендә туган һәм шунда үскән.
Әтисе Дамир Вольнистан авылы егете була. Әнисе белән алар Мәскәүдә танышалар һәм егет белорус кызына гашыйк була. Буа якларына кайтып никахлашалар, тик язмыш аларны озакламый аера. Ир бәхетсезлеккә очрый. Шулай итеп Софья Белоруссиядә туа. Буа якларында яшәүче әби-бабалары, әтисе ягыннан туганнары белән элемтә өзелми, кыз бирегә җәйге каникулларда кайтып ял итә. Мәктәпне тәмамлагач, аның каршында һөнәр сайлау тора, һәм кыз шәфкать туташы булачагын әйтә. Ә быелның июнь аенда Буага күченеп диярлек килә.
-Минем гаиләм бик тату һәм һәрбер кешегә хөрмәтле. Без бишәү яшибез: әнием, апам, энем, әниемнең ире һәм мин. Безгә Белоруссиягә Буадан килгән кунакларны һәрвакыт олылап каршы алабыз. Әнием ашчы булып эшли, ә үги әтием урман аудара. Әлбәттә, алар мине шундый авырлык белән җибәрделәр. Ә инде биредә мине үз кызлары кебек яраткан кешеләребез булганга, алар барысына да ышаналар, - дип сөйли Софья.
Бергә укучы курсташ егет-кызлар арасында татарлар, руслар, чуаш милләтеннән булучылар да булуын әйтә. Үзенең белорус кызы икәнлеген белгәч, гаҗәпләнделәр. Кем нинди милләттән булуына карамастан, барыбыз да дус-тату мөнәсәбәттә, дип сөйли безгә әңгәмәдәшебез. Хәзер инде азрак татарча сүзләрне аңлый да башлаган. Туганнары һәрвакыт сеңелләре кайткан төшкә татар ризыклары пешереп куялар. Камыр ризыкларыннан иң тәмлесе бәлеш, дип сөйли ул. Белорус халкының милли ризыгы бәрәңге коймагы, ди. Бу ризыкны әнисе тәмле итеп пешерә һәм кызына да өйрәткән.
Софья Буада үзенең милли ризыкларын пешерә, дусларын сыйлый. Белорус халкының күп кенә бәйрәмнәре Буада яшәүче рус халкы бәйрәмнәре белән чагышуын әйтә: болар яңа ел башлануын символлаштырган Коляды һәм Иван Купала бәйрәмнәре. Буа шәһәре аңа бик ошый һәм киләчәктә биредә калырга дигән уе бар.
Наилә Хәсибҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев