Бер медаль тарихын Буа районының Карлы авылында яшәүче “әфганчы” Рамил Мөхәммәтшин сөйли
Ул 1984 елда хәрби бурычын үтәргә китә
Башта Самарада хәрби киемнәр белән тәэмин ителәләр, аннан Әрмәнстанда өч айлык карантинда буласыз, диләр. 1 августта аларны самолет Әфганстанның Чарикар шәһәренә илтеп җиткерә. Өйдә калган әти-әнисе, туганнары тетрәнеп сөйләгән Әфганстан җире шушы икән, дип уйлый ул шул вакытта. Үзенең кайда хезмәт итүе турында өйдәгеләргә җиткерергә ашыкмый. Ул билгеләнгән саперлар батальонының бурычы совет хәрбиләре хәрәкәт итә торган юлларны куркынычсыз итү була. Барлык операцияләр вакытында иң беренче алар юлга чыга. 1 декабрьдә Рамил Мөхәммәтшин хезмәт иткән полк Панджшер дигән шәһәргә керү боерыгы ала. Таулар битендәге юллардан йөзләгән хәрби техника барган вакытта иң беренче юлдан миналарны карап баручы техника шартлый. Колонна туктап кала һәм шул вакытта утлы һөҗүм башлана. Рамил Мөхәммәтшин тирә-ягына карый да хәрби автомобиленең рулен борып алып, елга эченә кереп китә. Аның артыннан әллә ничә чакрымга сузылган колонна да иярә. Шул рәвешле ул колоннаны чолганыштан алып чыга, йөзләгән совет солдатының гомерләрен саклап кала. Шушы тапкырлыгы һәм куркып калмавы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
— Иң авыры сугышчан дусларны югалту. Минем алда баручы БТР шартлады. Берсе дә исән калмады. Минем үземнең дә аягым яраланды. Әмма гомерем булган күрәсең. Шуңа күрә 15 февральдә оештырылган бәйрәмнән калганым юк. Мин үземне иптәшләрем белән очрашуны һәм башларын салган якташларымның якыннарын күрүне бурычым итеп саныйм. Бүген Ватанны ярату аеруча актуаль. Син яшәгән җиргә дошман аяк басса, ир-егет якыннары, Ватаны хакына аны якларга тиеш, — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев