Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бергә тормыш җиңелрәк

Тигез картлык - бәхет. Сокланырлык тату гомер кичергән, гаилә корып яшәүнең 60 еллыгын балалар, онык-оныкчыклар кадер-хөрмәтендә каршылаган пар өчен ул икеләтә бәхет. Буа шәһәрендә гомер кичерүче Фатыйма апа белән Нигъмәтҗан абый Сабирҗановлар моны кемгә караганда да яхшы белә. Балачакларында, яшьлекләрендә сугыш, ачлык-ялангачлык михнәтләрен татыган, юклык белән яңа тормыш башлаган, авыр...

Тигез картлык - бәхет. Сокланырлык тату гомер кичергән, гаилә корып яшәүнең 60 еллыгын балалар, онык-оныкчыклар кадер-хөрмәтендә каршылаган пар өчен ул икеләтә бәхет. Буа шәһәрендә гомер кичерүче Фатыйма апа белән Нигъмәтҗан абый Сабирҗановлар моны кемгә караганда да яхшы белә.

Балачакларында, яшьлекләрендә сугыш, ачлык-ялангачлык михнәтләрен татыган, юклык белән яңа тормыш башлаган, авыр хезмәт башкарган өлкәннәребез гадәттә үткәндә күргәннәре турында ачынып сөйләми калмый. Бу аңлашыла да - алар авыр хатирә булып уелган. Фатыйма апа белән Нигъмәтҗан абыйдан да сүзләрен ерактан башлауларын көткән идем. Ә алар:

- Бергә яшәгән алтмыш ел алтмыш көн кебек үтте дә китте, сизмәдек тә, - дип, үткәннәрнең барысын бер җөмләгә сыйдырдылар. Юк, авырлыклар булмаудан түгел бу. Ә икесе бер булып, тормыш йөген бергә тартканнан. Икесе дә күп балалы гаиләдә үскән яшьләргә барысын да үзләренә булдырырга туры кил-гән. Яңа Авыл кызы Фатыйма белән Адав-Толымбай егете Нигъмәтҗан гаилә коргач озак та үтми Буага күченеп ки-ләләр. Биредә үз куллары белән йорт җиткезәләр. Өч бала үстерәләр. Фатыйма апа эшнең дә иң авырын - станок артындагысын сайлый. Буа машина төзү заводы ачылган көннән шунда хезмәт куя, иттарткыч җитештерә. Рәсеме мактау тактасыннан төшми. Үзе пенсиягә чыккач та берничә ел эленеп тора әле. Нигъмәтҗан абый да балта остасы булып эшләп, шул заводтан лаеклы ялга китә.

- Әти белән әни бер-берсен бер минутка да күздән югалтырга куркалар. Элек тә гел бергә иделәр. Эштә дә, ялда да. Йортта башкарган хезмәт турында әйт-мим дә инде. Күрше-күләннең бер генә гозерен дә кире какмадылар. Икәү мич тә чыгарып йөрделәр. Табигатькә чыгарга яраттылар, шифаханәләргә бардылар. Ат асрадылар, арбага утырып, бергә җыелып урманга еш бара идек. Төрле бәйрәмнәр дә гармун, җыр белән күңел-ле уза бездә" , - ди соңгы елда аяклары "тыңламый" башлаганга ярдәмгә даими мохтаҗ булган әти-әнисен карарга төп йортка күченгән кызлары Алсу апа. Әле үткән җәйдә генә әниләренең 80 яшьлеген билгеләп үткәннәр.

Балалары да әти-әниләре үрнәгендә яши, уңганлыклары да күчкән. Гаиләлә-рендә ир-атка ихтирам зур - табын артында аш беренче алар алдына куела. Уңганлыкка килгәндә, өлкән уллары Рәис абый әтисе кебек балта остасы. Кулыннан килмәгән эш юк. Ә кызлары, әниләренә охшап, аш-суга осталар. Фатыйма апа заманында туйлар үткәреп йөрсә, аннан "эстафетаны" ике кызы кабул иткән. Без килгән көнне дә табынны телеңне йотарлык нигъмәтләр белән тутырганнар иде. Гөбәдияләре генә ни тора. Без дип әйтүем, аларны бриллиант туйлары белән котларга район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева да килде. Үзе һәм район җитәкчелеге исеменнән ихлас теләкләрен җиткереп, чәчәк букеты, бүләк тапшырды. Кызлары Алсу белән Фирдәвес апа да, оныклары Эльмира белән Данис та, оныкчык-лары Инзилә дә котладылар үзләрен. Бу әле, кем әйтмешли, Айсбергның бер чите генә. Барысы бергә җыелсалар - берничә дистәгә җитәләр. Бай әби белән бабайның җидешәр онык һәм оныкчыгы бар, кияү-киленнәр тагын. Алар биредә еш кунак.

Бу җылы, кунакчыл, җыйнак йортта тагын бер нәрсәгә игътибар иттем. Гөлләр күп анда. Аларны Фатыйма апа бик ярата. Ә җәй көне ишегаллары, бакчалары чәчәккә күмелә. Көзен аларга күп төрле җимешләр кушыла. Күптән инде виноград да үстерәләр. Балалары әти-әниләре башлаган бар эшне дәвам итәләр. Буыннар бәйләнеше дә, ихтирам-хөрмәт тә, ярату да шунда чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев