Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Берлинда Плетцензее мемориалында Муса Җәлилне искә алдылар

Берлинда Плетцензее мемориалында Муса Җәлилне искә алдылар

 

2026 елның 6 февралендә Берлиндагы Плетцензее мемориалында cовет һәм татар шагыйре Муса Җәлил хөрмәтенә чәчәк салу тантанасы узды. Чара аның тууына 120 ел тулуга багышланган иде.

Тантанада РФнең Германиядәге илчесе Сергей Нечаев, Россия дипмиссиясе һәм Берлиндагы рус йорты хезмәткәрләре, татар диаспорасы вәкилләре һәм ватандашлар катнашты. Катнашучылар мемориалга чәчәкләр салдылар, шагыйрьне искә алдылар.

Сергей Нечаев тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады, бигрәк тә Көнбатышта тарихны фальсификацияләү омтылышлары шартларында. Ул билгеләп үткәнчә, яшь буын әтиләренең һәм бабаларының батырлыкларын истә тотсын өчен, җәмәгатьчелеккә объектив дөреслекне җиткерергә кирәк.

Плетцензее мемориалы – Берлиндагы иң әһәмиятле истәлек урыннарының берсе. 1933 елдан 1945 елга кадәр биредә 20 илдән 2,8 меңнән артык кеше җәзалап үтерелгән. Ел саен комплекска меңләгән кеше килә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/berlinda-pletcenzee-memorialynda-musa-alilne-iska-aldylar-5919958

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев