Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

“Без йөрәк белән күрәбез”

Туган якны өйрәнү музеенда районда яшәүче күрү буенча инвалидларның очрашуы узды.

Әлеге чара “Ак таяк” бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды. Районда эшләп килүче бөтенроссия сукырлар җәмгыяте филиалы җитәкчелеге активистлар ярдәмендә күптән түгел шәһәрнең Бебель урамындагы төп бинасын һәм аның территориясен тәртипкә китерү эшенә кереште. Әлеге очрашуда катнашкан җирле оешма җитәкчесе Шәүкәт Хөсәенов үз чыгышын шундый позитив сүзләрдән башлады. Аның белдерүенчә, якын киләчәктә оешма бинасына җылылык кертеп, косметик ремонт ясап, киләчәктә инвалидларның проблемаларны чишү, бәйрәмнәр, очрашулар оештыру өчен үз ояларын яңадан булдыру теләге булуын әйтте.

Бүгенге көндә оешмада безнең районнан 200дән күбрәк кеше исәптә тора. Моннан тыш, Апас, Чүпрәле, Тәтеш һәм Кайбыч районнарында яшәүче күрү буенча инвалидлар да әлеге оешмага карый. Арада бөтенләй күрмәүчеләр саны 22әү. Күзләре өлешчә күргән 20ләп кеше авыл хуҗалыгында, төрле оешма-предприятиеләрдә хезмәт куя. Җитәкче шулай ук арада тагын эшкә чыгу теләге булучылар турында әйтте һәм аларга ярдәм итәчәкләрен белдерде.

- Безнең оешмада нигездә 60 яшьтән өлкәнрәкләр исәптә тора. Балалар саны 4әү. Эшкә сәләтле категориягә караган яшьтәгеләр юк. Без һәркемгә ярдәм итәргә әзер. Соңгы елларда махсус хәрби операциядә хезмәт иткән 4 хәрби кушылды. Безнең бурыч күрү буенча инвалидларның хокукларын һәм мәгфәгатьләрен кайгырту, социаль яктан ярдәм итү булып тора, - диде Шәүкәт Хөсәенов.

“Ак таяк” айлыгы кысаларында район җитәкчелеге булышлыгы белән инвалидларның һәрберсенә ярдәм йөзеннән он таратачаклар. Очрашуда 20 елдан күбрәк әлеге җәмгыятьне җитәкләгән Руминә Хәбибулловага күрү буенча инвалидларны социаль яклау һәм реабилитацияләү буенча керткән хезмәте өчен Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте үзәк идарәсенең Мактау грамотасы һәм Бөтенроссия инвалидлар оешмасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан юбилей медале тапшырылды. Шулай ук оешмага даими ярдәм күрсәткәннәре өчен җирле оешма ветеринария техникумы, Буа машиналар төзү заводы һәм Буа МППЖКХсы коллективларына рәхмәт белдерде. Мәдәният хезмәткәрләре кунакларга концерт күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев