Без сезне онытмабыз!
Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган тагын өч якташыбызның исеме мәңгеләштерелде.
Адав-Толымбай авылы мәктәбендә Николай Безруков, шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә Дамир Хаджиев истәлегенә мемориаль почмаклар ачылды, Айрат Садыйков яшәгән йорт диварына истәлек тактасы урнаштырылды.
“Коля тыныч
йоклый ала”
Николайның якыннары исеменнән сүз алган икетуган сеңелесе Елена Мироносицкая үз чыгышын рәхмәт сүзләре белән башлады.
– Коля тыныч йоклый ала, чөнки аны без генә түгел, авыл халкы, яшь буын да онытмаячак. Якыныбызның исеме, Ватаны иминлеге хакына кылган батырлыгы мәңгелек. Әле күптән түгел генәавыл халкы җыйган акчага һәйкәл ачылган иде, бүген менә мәктәпкә җыелдык. Танышларыбызга болар турында әйткәч, алар бер кешенең бөтен бер авыл халкын шулай берләштерүенә гаҗәпләнәләр. Ә без чиксез горурланабыз, шатланабыз. Болай олылавыгыз аның барысы өчен дә бик әйбәт кеше булуы турында сөйли, – диде ул күз яшьләре аша. Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтҗанов, авылдашларының Николай Анатольевичны гади, ярдәмчел, хезмәт сөючән кеше итеп искә алуларын ассызыклап, аның исемен мәңгеләштерүдә башлап йөргән Марат Вәлиуллин җитәкчелегендәге инициатив төркемгә рәхмәтен җиткерде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов, шушы авыл егете, Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе-директоры Раил Садриев та чыгыш ясадылар. Николай Безруковның патриотлык үрнәге башкаларны да батырлыкларга рухландырачагын әйттеләр.
Колхозчы гаиләсендә туып үскән егетнең мәктәп еллары, җитди яраланып берникадәр тернәкләнгәннән соң кабат махсус хәрби операциягә озату мизгелләрен, яу кырында булган вакытларын гомерлеккә пичәтләгән фотолар, видеолар экран аша “акты”. Укучылар, укытучылар аларны шигырь юллары, Николайның тормыш баскычлары турында сөйләп баеттылар. Егет туган авылы мәктәбен 2001 елда тәмамлый. Аннан шәһәрнең 83 номерлы урта-махсус һөнәр училищесында белем ала. Армия хезмәтен Алтай краенда уза. 2022 елның июлендә үз теләге белән “Алга” батальоны составында махсус хәрби операциягә китә. Яралана. Дәваланганнан соң кабат яу кырына китә. Узган елның 14 августында ефрейтор Николай Безруков Бахмут астындагы Андреевка авылында һәлак була. Туган авылында җирләнә. Мемориаль тактадан ак япманы алганнан соң барысы да анда чәчәкләр салдылар.
Икенче
мемориаль такта
Шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең музей почмагына беренче такта Чечня сугышында һәлак булган Айрат Юнысов истәлегенә куелган. Икенчесе әлеге мәктәптә ике ел белем алган Дамир Хаджиев исемен мәңгеләштерде.
Дамир Дәүләтмәмәд улы 1981 елда Төрекмәнстанның Челекен шәһәрендә дөньяга килә. 1997 елда гаиләсе Буага күченә. Унынчы сыйныфны 1 номерлы мәктәптә тәмамлый. Армия хезмәтен Северодвинск шәһәрендә уза. Аннан соң Низино шәһәренә техниклар мәктәбенә укырга керә, аннан водолаз-инструктор белгечлеге алып чыга. Россия хәрби көчләре белән контракт төзи. Ломоносов шәһәрендәге хәрби частьта 20 ел өлкән мичман булып хезмәт итә. 2022 елның 17 июнендә Змеиный утравы янында “Василий Бех” коткару судносында хезмәт иткән вакытта батырларча һәлак була.
Мемориаль почмакны ачу тантанасында кайткан энесе Әхмәт абыйсының коллективта хөрмәт казануы, табигате буенча шат күңелле, ярдәмчел булуы, аның белән горурланулары турында сөйләде. Сүз уңаеннан, Әхмәт шулай ук әлеге мәктәптә белем ала һәм бүген ул махсус хәрби операциядә катнаша. Дамир хезмәт итү дәверендә ике Батырлык ордены белән бүләкләнә, берсе – һәлак булганнан соң. 2022 елның 19 ноябрендә Санкт- Петербургның Ломоносов шәһәрендә, үзе хезмәт иткән частьта һәйкәл куела, һәлак булуларының бер еллыгына Севастополь шәһәренең 45 номерлы эзләү-коткару отрядында һәлак булучылар истәлегенә мемориаль такта ачыла. Дамир истәлегенә аллея паркында агач утыртыла. Хәзер менә якыннары инициативасы белән үзе укыган мәктәптә дә аның батырлыгы турында беләләр. Кичәге укучы турында истәлекләре белән мәктәп директоры Рамил Кәлимуллин да бүлеште. Ул аны тыныч, максатчан, тырыш, спорт яратучан егет буларак хәтерли.
Йорты диварыннан елмая
СВОда һәлак булган якташыбыз Айрат Садыйковка К. Зыятдинов урамындагы үзе яшәгән йорт диварына истәлек тактасы куелды.
- Бу - энемнең мәктәп елларыннан бергә футбол уйнап үскән дусларыннан бүләк. Гел бергә аралашып үскән дусты Руслан Измагилов шалтыратып йорт диварына истәлек тактасы куярга теләүләрен әйтте һәм аның макетын да күрсәтте. Кечкенә генә игътибардан да күңелгә аз булса да җиңел булып куя. Вафатына бер ел дигән көнне куйдылар аны. Мәрхүмнең ашы узган вакытка туры килде. Шулкадәр авыр... Елмаеп, үзе уйнап үскән ишегалдына карап тора. Ә колагымда иптәшләре белән кычкырышып футбол уйнаган тавышлар әле дә яңгырап тора. Бу эшкә өлеш керткән һәркемгә бик зур рәхмәт, - ди сеңелесе Резеда Садыйкова. Ул кышкы каникулга Айратның өч баласы – Эмилиянең, Салаватның һәм Камилнең үзләрендә кунакта булуын һәм әтиләре рәсеме белән истәлек тактасын күреп китүләрен әйтте.
Армиядә ул Самарада разведчик булып хезмәт итә. Айрат Садыйков 2022 елның 26нчы сентябрендә Буа хәрби комиссариаты аша махсус хәрби операция барган җирләргә моби-лизацияләнә. Ул шул елның 16 ноябрендә Луганск халык республикасының Коломыйчиха авылында барган бәрелешләр вакытында үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев