Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

“Без тыныч күк йөзе телибез”: Буада террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы дәрес узды

Аны М. Вахитов исемендәге гимназиянең 8 “Б” сыйныф укучылары белән “Гармония” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Альбина Сагъдиева үткәрде.

 

Ул дини фанатизмның тискәре якларын сөйләде. Максаты - балаларда дингә карата аек акыл булдыру, бер-берсенә карата хөрмәтләү хисләре тәрбияләү иде. Укучылар үзләре дә фикерләр белдерделәр.

– Дин һәрвакыт яхшылыкка, ярдәмчел булырга өнди. Без төрле диндәге яшьтәшләребез белән аралашып яшибез. Террорчылык белән экстремизмга каршы чараларда актив катнашам. Без, үсеп килүче буын, зәңгәр күк йөзе телибез. Үзебез һәм балаларыбыз өчен, - дип фикереп белдерде Аиша Лотфуллина.

Башкалар да шундый ук фикерләрне хупладылар. Ахырдан профилактик буклетлар тараттылар.

Бөтенроссия балаларга психологик ярдәм күрсәтү бердәм телефоны: 8 800 2000 122 (мобиль телефоннан 8 800 2000 124). Шулай 3-35-35 җирле психологларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев