Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Бикмураз авылында ифтар мәҗлесе үтте. Изге эшкә безнең коллегабыз, лаеклы ялда булган Наилә апа Вәлиева гаиләсе зур өлеш керттеләр (фоторепортаж)

Рамазан аенда авыл тарихында беренче тапкыр оештырылды мондый чара. Мәчеткә авылның яше-карты җыелды. Авыл имамы Илдус хәзрәт мөселманнар алдында вәгазь сөйләп, изге эштә булышлык күрсәткән гаиләләргә, Рамазан аен олылап бирегә килүче һәркемгә рәхмәт әйтте. Ифтар мәҗлесендә район мөхтәсибе Илмир хәзрәт тә катнашты. Намаз укыганнан соң, барысы да бергә мул табын...

Рамазан аенда авыл тарихында беренче тапкыр оештырылды мондый чара. Мәчеткә авылның яше-карты җыелды. Авыл имамы Илдус хәзрәт мөселманнар алдында вәгазь сөйләп, изге эштә булышлык күрсәткән гаиләләргә, Рамазан аен олылап бирегә килүче һәркемгә рәхмәт әйтте. Ифтар мәҗлесендә район мөхтәсибе Илмир хәзрәт тә катнашты. Намаз укыганнан соң, барысы да бергә мул табын артында авыз ачтылар.

Сүз уңаеннан, хәзрәт белдерүенчә быел Бикмураз авылы мәчетендә җылылык системаларын алмаштыру һәм башка ремонт эшләре үткәрелгән. Мәчет тирәсендә ачык һавада мәҗлесләр үткәрү өчен өсте ябулы корма да ясау мөмкинлеге дә туган. Мәхәллә картлары менә шул эшләрдән соң, изге бәйрәмне оештырырга карар кылганнар. Авылдан Хәмит һәм Наилә Вәлиевләр корбан чалып изге эшкә үзләреннән өлеш кертсәләр, Фәһим һәм Равия Вәлиевләр яшелчә белән булышканнар. Мәҗлескә үзләреннән өлеш кертүчеләр тагын да булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев