Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген буалылар Алших урта мәктәбе мәйданчыгында этнографик диктант яза (+фоторепортаж)

Бүген Россия Федерациясенең барлык субъектларында, шул рәвешле Татарстанда “Зур этнографик диктант” язу оештырыла. Россиядә әлеге масштаблы акция өченче тапкыр уза. Быел Буа районында яшәүчеләрнең этнографик грамоталалыгын, Россиядә яшәүче халыклар турында белемен сынап карау өчен аерым мәйданчык Алших гомуми белем бирү мәктәбендә  билгеләнде.

Анда катнашырга дип махсус килгән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Ханбиков әлеге акциянең һәркемгә этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турында белемен тикшерү мөмкинлеге турында әйтте, уңышлар теләде. Диктантта барлыгы 50 дә күбрәк кеше катнашты. Алар арасында мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, укытучылар, ветеран укытучылар, төрле һөнәр ияләре, укучылар бар иде.  Барлыгы 30 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Аның 20се барысы өчен дә  бертөрле, ә 10ысы  һәр субъект өчен индивидуаль. Биремнәргә 45 минут вакыт бирелде.

Аның нәтиҗәләре декабрь аенда билгеле булачак. Буалылар үзләренең билгеләрен http://edu.tatar.ru/

buinsk/alshikhovo/sch 

www.wiretno.ru

www.fadn.gov.ru  сылтамалары буенча кереп карый алалар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев