Бүген “Чуар тавык” балалар бакчасына барысы да җәяү килде (фоторепортаж)
Татар Буасы авылындагы әлеге бакчага нәниләрен йөртүче әти-әниләр шул рәвешле "Экояз" республика акциясенә кушылган. Бакча мөдире Лилия Касыймова әйтүенчә, 24 баланың барысын да бүген иртән әти-әниләре бирегә җитәкләп кенә китергәннәр. Автомобильсез йөрүдән бер дә зарланучы булмаган. Хезмәткәрләр әти-әниләрне һәм балаларны урамнан ук каршы алып, аларның бу адымнарының табигатькә уңай йогынтысы...
Татар Буасы авылындагы әлеге бакчага нәниләрен йөртүче әти-әниләр шул рәвешле "Экояз" республика акциясенә кушылган. Бакча мөдире Лилия Касыймова әйтүенчә, 24 баланың барысын да бүген иртән әти-әниләре бирегә җитәкләп кенә китергәннәр. Автомобильсез йөрүдән бер дә зарланучы булмаган. Хезмәткәрләр әти-әниләрне һәм балаларны урамнан ук каршы алып, аларның бу адымнарының табигатькә уңай йогынтысы турында тагын бер кат искәрткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев