Бүген Әлшидә янгын чыкты (+фото)
111 номерлы янгын частена бу хакта иртәнге сәгать алтынчы 17 минутта хәбәр итәләр. Бәла булган урынга беренче булып "Родина" ДПОсы, алар артыннан ук "Күшке" аерым посты, Чүпрәле районының "Элеватор" ДПОсы, 111 номерлы янгын часте янгын сүндерүчеләре киләләр. Аларны каршы алучылар 6х7 метр үлчәмле йортның чормасы януын, өйдә кеше, газ баллонннары...
111 номерлы янгын частена бу хакта иртәнге сәгать алтынчы 17 минутта хәбәр итәләр. Бәла булган урынга беренче булып "Родина" ДПОсы, алар артыннан ук "Күшке" аерым посты, Чүпрәле районының "Элеватор" ДПОсы, 111 номерлы янгын часте янгын сүндерүчеләре киләләр. Аларны каршы алучылар 6х7 метр үлчәмле йортның чормасы януын, өйдә кеше, газ баллонннары булмавын хәбәр итәләр. Янгын нәтиҗәсендә 40 квадрат метр мәйданда йортның түбәсе яна. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге дознвателе Александр Мутов әйтүенчә, ут электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев