Бүген Шафрановның кителе туган авылына кайтты (+фото)
Советлар Союзы Герое Петр Шафранов исемен йөрткән әлеге мәктәп укучыларын туган якны өйрәнү музеена Ватан Геройлары көне уңаеннан чакырдылар. Директор Люция Әхмәтҗанова мәктәптә оешып килүче музейга геройның кителен һәм аның Мәскәүдә яшәүче улы Анатолий белән булган интервьюсы яздырылган диск бүләк итте. Укучылар үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр - данлыклы...
Советлар Союзы Герое Петр Шафранов исемен йөрткән әлеге мәктәп укучыларын туган якны өйрәнү музеена Ватан Геройлары көне уңаеннан чакырдылар. Директор Люция Әхмәтҗанова мәктәптә оешып килүче музейга геройның кителен һәм аның Мәскәүдә яшәүче улы Анатолий белән булган интервьюсы яздырылган диск бүләк итте. Укучылар үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр - данлыклы якташлары турында сөйләделәр. Тарих укытучысы Илдар Латыйпов Геройлар көне булдырылу тарихы белән таныштырды. Укучыларны бәйрәм белән район ветераннар Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова һәм "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Храмова да котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев