Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген таңда Карлыда янгын нәрсә аркасында чыкты (+фото)

111 номерлы янгын частена авылның Җәлил урамында сарайга ут элүе турында хәбәр иртәнге 5 сәгать 8 минутта Глонасс 112 системасы буенча килеп ирешә. Тиз арада бәла булган урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләрне хуҗа каршы ала, ул сарай эчендә кешеләр, терлекләр, газ баллоннары булмавын әйтә. Бу вакытта сарай ачык ут белән...

111 номерлы янгын частена авылның Җәлил урамында сарайга ут элүе турында хәбәр иртәнге 5 сәгать 8 минутта Глонасс 112 системасы буенча килеп ирешә. Тиз арада бәла булган урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләрне хуҗа каршы ала, ул сарай эчендә кешеләр, терлекләр, газ баллоннары булмавын әйтә. Бу вакытта сарай ачык ут белән яна, күрше биналарга куркыныч янамый. Янгын сүндерүчеләр 5 сәгать 14 минутта янгынны локализациялиләр, тагын 5 минуттан ачык утны сүндерәләр, 5 сәгать 40 минутта янгынны тулысынча ликвидациялиләр. Янгын нәтиҗәсендә 12х5 метр үлчәмле сарайның эчке бүлемнәре һәм түбәсе яна. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча районара күзәтчелек бүлеге дознавателе сүзләренә караганда, ут мичләрне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев