Бөек Ватан сугышы ветераннары “Казан обводы – сугыш эзләре буйлап” автойөрүен оештыручыларга һәм спонсорларга бүләкләр өчен рәхмәт әйтә (+фото)
Бөек Җиңү көне алдыннан Буага ретроавтомобильләр колоннасы килде.
“Казан обводы – сугыш эзләре буйлап” дип исемләнгән автойөрүне тумышы белән Буа районының Кайбыч авылыннан булган Азат Ваһапов оештырды. Сиксәннән күбрәк ретроавтомобиль ул көнне Казанның Җиңү паркыннан кузгалып, тагын Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш районнарын узып, соңгы тукталышны Апаста ясады. Әлеге автойөрү ретротехника исәбе һәм катнашкан районнар саны буенча иң масштаблысы булып танылып, Россиянең рекордлар китабына кертелде. Тагын бер үзенчәлекле ягы – колонна составында бу озын юлны СВОда катнашучларга ярдәм итүче гуманитар оешмалар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм сугыш чоры балалары, Татарстан десантниклары, СВО ветераннары берлекләре, эчке эшләр, “Халык фронты” волонтерлары да узды.
Автойөрү маршрутындагы районнарда яшәүче сугыш ветераннрына аерым хөрмәт – аларга күпсанлы бүләкләр алып кайтканнар. Аларны Азат Ваһапов шәхсән үзе һәм спонсорлар әзерләгән. Буада яшәүче Рәүф Төхфәтуллинга, 18е тулып, сугышка алынганчы тарихка кергән Казан обводын төзүдә – окоп казуда катнашкан Михаил Панцыревка, Аксу авылыннан Котдүс Мөлековка, пакет-пакет күчтәнәчләрне үзе дә автойөрү колоннасында булган гуманитар ярдәм штабы волонтеры Ләйсән Сәмәрханова тапшырган, Кырык Садактан Зариф Хәйруллинга аларны авыл җирлеге башлыгы Венера Шаһиева аша җибәргән. Ләйсән Сәмәрханова әйтүенчә, көтелмәгән мондый олылауга ветераннарыбыз чиксез рәхмәтле булып, үзләрен онытмаучыларга иң изге теләктә калганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев