Бөек Ватан сугышы ветераны Котдүс Мөлеков совет солдатларын үзе теккән шинельләре белән җылыта, ә дошманны туплар белән “сыйлый”
Туган авылы Аксу мәдәният йортында 10 майда 99 яше уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсендә ветеранның тормыш юлының күп истәлекләре барланды.
Үги әниле тормыш һөнәрле итә Котдүс гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Гарифулла 13 елдан артык сугышларда йөргән, революцияне күргән солдат була.

Авылда аны тырышлыгы, гаделлеге өчен хөрмәт итәләр. Ул тегү тегә, күп итеп атлар асрый. Чабышкылары сабантуйларда катнаша. Колхозлашу чорында аларны колхозга бирә. Котдүс җиде айлык чагында әнисе Бибилатыйфа үлә. Җиде яшенә кадәр ул әбисе тәрбиясендә үсә. Аннары әтисе икенче хатынга өйләнә. Тагын дүрт баласы туа. Әнисез калган Котдүс, әтисен дә югалтудан куркып, аннан бер дә аерылмый. Үги әни янында тормас өчен әтисенә ияреп, күрше авылларда киемнәр тегеп йөри башлый. “Зингер” тегү машиналарын кышын чанага, җәен арбага куеп, авыл кешеләренә күлмәкләр, бишмәтләр, пальтолар тегәләр, искеләрен төзәтәләр. Халыкны да өсле-башлы итеп торалар, үзләренең дә авыр елларда тамаклары тук, өсләре бөтен була. Котдүскә 14 яшь чагында Бөек Ватан сугышы башлана. Абыйлары Дәүләтгали, Нәбиулла, Габделмалик бербер артлы яу кырына китәләр. Аның да үги әни янында түгел, абыйлары янында буласы килә. Олылар белән беррәттән җир сукалаган, утын әзерләгән, окоплар казыган яшүсмер тизрәк сугышка китү турында хыяллана. 1944 елның ноябрь аенда 17 яшьлек Котдүскә дә хәрби комиссариаттан повестка килә. Китәр алдыннан озак җыенмадык. Үзем белән җылы киемнәр һәм иң кирәкле әйберләрне генә алдым. Берничә көннән Ульяновск өлкәсенә кыска сроклы өйрәнүләргә җибәрделәр, – дип искә ала ветеран ул көннәрне. Аннан 83нче артиллерия полкы составында Литва, Латвия, Эстония җирләрен азат итү өчен барган сугышларда катнаша. 1945 елда соңгы сугыш Каунас янында була, ул озакка сузыла. Туктаусыз атудан зенит тупларының көпшәкләре кыза, солдатларның гимнастеркалары каннан юешләнә. Бу сугышта алар командирлары Черноховскийны югалталар. Котдүс могҗиза белән исән кала. Аягына авыр яраланган солдатны сугыш кырыннан санитарлар алып чыгалар һәм госпитальгә озаталар. Сугыш юлын шушында тәмамлап, Җиңү хәбәрен Вильнюста ишетә ул.

–Шатлыктан солдатлар нишләргә белмәделәр. Кайсы елый, кайсы көлә. Бер-берсен кочаклыйлар, котлыйлар, – дип сөйли сугыш ветераны,
Җиңү көнен искә төшереп. Туп төзәүче булып дошманнарына ут яудырган яшь солдат тегүче һөнәрен үтәргә дә өлгерә. Шуның өчен хезмәттәшләре аны бик саклыйлар.
–Мине, җае булганда, алгы сызыкка җибәрмиләр иде. Солдатларга шинельләр тегә идем, – ди ул. Сугыш бетүгә туган ягына әйләнеп кайту насыйп булмый әле аңа. Балтыйк буе хәрби округында хезмәт итәргә туры килә. Тегү осталыгы даны монда да артыннан “иярә”. Котдүс солдат ятим калган балаларга киемнәр тегә, зурракларын кечерәйтә, солдат формаларына погоннар тага. Ишле гаилә башлыгы Котдүскә сугыш бетеп, алты ел узганнан соң гына туган йортында туганнары белән күрешергә насыйп була. Һәлак булуы турында хәбәр килгән Нәбиулла абыйсы да исән-сау әйләнеп кайта. Шулай буласын әтисе төшендә күрә. Имеш, өч ат ишегалдында утлап йөри, ә дүртенчесе керә алмый азаплана. “Дүртенче улым да исән”, – ди әтисе.

Юраганы чынга аша, тыныч тормышта да Котдүс тегүчелек эшен ташламый. Чуашстанның күршедәге Яльчек авылындагы тегү цехына эшкә урнаша. Ашханәдә эшләүче Нурания исемле кыз белән гаилә кора. – Ике ятим бергә кушылдык. Ул Ленинград блокадасын кичергән, ун яшенә кадәр әбисе кулында тәрбияләнгән. Безгә яшәп китәргә авыр булмады. Тормыш михнәтләренең нәрсә икәнен белә идек, – дип сөйли Котдүс бабай ул еллар турында. Аларның бер-бер артлы сигез балалары – дүрт уллары һәм дүрт кызлары туа. Ишле гаиләне туендырыр өчен Котдүс көн-төн эшли. Өендә дә өс киемнәре, бүрекләр тегә, аларны базарга алып барып сата. Җәен бакчада кишер игә. Балаларын да хезмәт сөяргә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтеп, дини белем биреп үстерә Мөлековлар. Алар барысы да тормышта үз урыннарын табалар. Дүрт кызлары да укытучылык һөнәрен сайлый. Авыл мулласы булган Гарифтан башланган педагоглык династиясе инде бүген 400 елдан күбрәк тәшкил итә. Онык-оныкчыклар арасында тегүчелекне һөнәр итеп алганнар да шактый. Ә гаиләдә бик күп борынгы әйберләрне кадерләп саклыйлар. Алар арасында 1800нче еллардагы Коръән китабы, лампа, үтүк бар. әти-бабалары теккән кайбер киемнәр дә истәлеккә саклана. “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез” дип исемләнгән шәҗәрәләр фестивалендә, алардан күргәзмә оештырып, жюри әгъзаларын таң калдырдылар инде быел. Шулай ук иң зур нәселле булулары белән дә. Котдүс бабайның онык-оныкчыклары гына да 140ка җитә. Барысы да туган көн бәйрәменә кайтып җитә алмасалар да, котлауларын ирештерми калмыйлар. Бу кичтә дә балалары, онык-оныкчыкла - ры, авыл халкы тарафыннан күп яңгырады алар. Мәдәният йорты директоры Диана Сөләйманова, китапханә мөдире Әлфия Шәрәфетдинова чакыруны кабул итүе өчен рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, тагын очрашулар теләп, Котдүс агага бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар. Һәркемгә мине олылаган өчен зур рәхмәт. Иң зур байлыгым – туган авылым, йөздән артык кешесе булган зур гаиләм һәм авылдашларым. Авырлыклар күрсәк тә, җиңә алдык. Кеше өчен иң кирәк нәрсә ул тынычлык, бер-береңә юл бирә белү һәм миһербанлык. Озын гомернең дә сере бары шунда, – диде күкрәген “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм тагын бик күп бүләкләр бизәгән ветеран, рәхмәтен җиткереп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев