Боерган авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Алексей Мужиков исеме мәңгеләштерелде
Боерган авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Алексей Мужиков исеме мәңгеләштерелде – үзе укыган мәктәп диварына истәлек тактасы урнаштырылды.
Аны ачу тантанасы Ватан геройлары көнендә узды. Бу бер дә очраклы түгел, чөнки өлешчә мобилизация кысаларында иле сагына баскан һәм аның азатлыгы өчен башын салган Алексей да чын герой – һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Чарада катнашкан муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, райондашыбызның исеме беркайчан да хәтердән чыкмаячагын әйтте, яшь буынны аннан үрнәк алырга чакырды, әтисе Сергей Николаевичка шундый ул үстергәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде, хатыны Алена Александровнага, кызлары Лариса белән Дарьяга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллинның чыгышы да шуңа аваздаш булды. Боерган авыл җирлеге башлыгы Ирина Малышева авылдашларының хәтерен мәңгеләштерүгә өлеш керткән авыл халкына рәхмәт әйтте. Тантанага алар да күп килгән иде. Барысы да тагын бер кат Алексейның күз алларында булган тормышын искә алдылар. Алар хәтерендә ул һәрвакыт елмаючан, тыныч, сабыр, тырыш, хезмәт сөючән булып калачак. Бертуган энесе Петрның улы – җиде яшьлек Коля башкаруындагы җыр исә барысының да күзләрен яшьләндерде. – Патриотик җырлар җырларга яратам. Россия геройларын искә алуга өндәгән “Встанем” җырын бу чара өчен махсус өйрәндем. Абыем да алар арасында бит. Ул бик яхшы, көчле кеше иде, – ди ул. Алексей үзе дә җырларга бик яраткан. Боерган мәктәбе директоры урынбасары Татьяна Емельянова әйтүенчә, мәктәп тормышында бик актив булган укучы бар талантларын ветеринария техникумында укыган чагында ачкан. Сәхнәләрдә бик күп чыгышлар ясаган, Форпост әгъзасы булган. Төрле яклап чыныккан егет сугышта авыр булуы турында сөйләсә дә, зарланырга яратмаган. Якыннарын аларның тынычлыгы хакына көрәшәм, дип юаткан. – “Сугыш монда килгәнче, иң яхшысы без анда булыйк”, дия иде. Гел аралашып тордык, апрель аенда отпуск ялына кайтып китте. Чираттагысы октябрьдә булырга тиеш иде. Ә ул сентябрь башында һәлак булды, – ди энесе Петрның хатыны Юлия Мужикова. Мәктәп коллективы иле хакына 35 яшендә башын шундый батыр чыгарылышлары истәлегенә почмак булдырганнар. Тантанада катнашучылар аның белән дә танышып чыктылар, шәмнәр куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев