Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Бу минем юлым”

Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен икешәр тапкыр Батырлык ордены һәм “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән Сергей Тохтенков хәрби булуы турында шулай ди.

 

Шушы көннәрдә кыю разведчик туган авылы Мөкерледә кыска вакытлы ялда булып китте.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле якыннары янына бу аның өченче тапкыр кайтуы. Монысында гаиләсен  Донецск Республикасының Горловка шәһәреннән булган хатыны Ксения белән дә таныштырып китте. Яшьләр әле ике айлап элек кенә никахларын законлы рәсмиләштергәннәр.

– Интернет аша таныштык. Сергей мине тыныч, яхшы күңелле кеше булуы белән үзенә каратты, – ди яшь хатын. Әнисе Лариса Албутова улының кечкенәдән шундый булып үсүен әйтә. Мәктәптә тырышып укый, спортны ярата.

– Дәресен әзерләмичә урамга чыгу түгел, утырып ашамый да иде. Мөстәкыйль булды. Минем аңа булышканны хәтерләмим. Улым да, кызым да булды. Беркайчан борчылырга сәбәп бирмәде, – ди Лариса Александровна.

Тагын карарларын үзе хәл иткәч кенә якыннарына җиткерү гадәте бар Сергейның. Аның хәрби булырга теләве, өйләнүе дә сюрприз була. Рязань гвардия югары һава-десант команда училищесын тәмамлап, ярты ел Ерак Көнчыгышта хезмәт итүче өлкән лейтенант махсус хәрби операциягә китүе турында поездда барганда гына хәбәр итә. Анда ул беренчеләрдән булып җибәрелә.

– Сүз дә юк, моны бик авыр кабул иттек. Әмма аның хәрби булуын яхшы аңлыйбыз, догада торабыз, Ходайдан исән-сау булуын сорыйбыз. Көнгә чыксам улымнан бары “Әни, мин исән-сау”, дигән хәбәр көтәм. Миңа тынычлану өчен шул җиткәнен ул яхшы белә. Җае чыккан саен язып җибәрергә тырыша. Берәр атна хәбәре булмаганда нәрсәләр кичергәнемне үзем генә беләм, – ди әнисе. Егетне яшь ярымнан үз улы кебек үстергән үги әтисе Николай  да аның өчен кайгыра. Хәзер инде Сергей өчен борчылучылар да, аның белән горурланучылар да ишәйде. Алар сафына Ксения кушылды. Әле мәктәптә укучы энесе Данил өчен дә Сергей үрнәк. Аның турында ул иптәшләренә дә сөйли. Горурлану, дигәннән, якыннары бүләкләнүләре турында беренчеләр булып белүчеләр түгел. Бу хәбәрләрне алар башкалардан ишетәләр. Разведка взводы командиры Сергей Ивановичның батырлыклары өчен турында хәбәр итмәве дә борчымаска тырышудандыр. Алар бит орден-медальләрнең юкка гына бирелмәвен яхшы аңлый. Әнә, соңгы орденына узган ел дүрт әсирне команда пунктына китергәннәре өчен лаек булган.

– Без разведчик белән штурмчылар игътибарны җәлеп иткән арада тылга үттек һәм әсирләр алдык, – ди ул тыныч кына. Чын хәрбиләргә хас сыйфат шушыдыр инде ул. Табигатьтән дә бит аңа сабырлык, тыйнаклык бирелгән. Шулай ук үз теләгенә ирешү һәм аннан тайпылмау да. Көн саен диярлек гомерен куркыныч астына куярга туры килсә дә, бу юлдан китүенә үкенми.  Үткәнгә кайту мөмкинлеге булса да, барыбер аңа тугры калыр идем, ди. Бу һөнәрен ул нәселендә булган хәрбиләр үрнә-гендә сайлаган. Менә шундый үз карарында нык торучы хәрби кабат Ватаны сагына юл алды. Якыннарын яхшы хәбәрләр белән генә сөендерүен, исән-сау булуын теләп калабыз.

Орден

гаиләсенә тапшырылды

Буалы Александр Хлапов Батырлык өчен ордены белән һәлак булганнан соң бүләкләнде.

Ул махсус хәрби операциягә үз теләге белән китә. Хәрби контрактны узган елның апрелендә рәсмиләштерә һәм республиканың исемле батальоннарының берсендә хезмәт итә. Шул ук елның сентябрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

– Бу орден батырлык, кыюлык күрсәткәннәргә бирелә. Александр Иванович та үз-үзен аямаучы кеше иде. Контракт төзү теләген ул “Ватаным куркыныч астында булганда, мин – ир-егет моңа тыныч карый алмыйм”, дип аңлатты, – диде бүләкне тапшыруга багышланган чарада Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин. Якташыбызның нинди батыр кеше булуын раслаучы бүләк бүген якыннарында мәңгелек саклауда. Аны муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов, Радик Төхфәтуллин мәрхүмнең хатыны Иринага тапшырдылар. Александр белем алган 1 номерлы мәктәптә узган чарада Александрның әнисе Валентина Хлапова, балалары, туганнары да катнашты.

– Әтием, мин белем алганда мәктәптә шундый чара оештырулары күңелдә уңай хисләр уята. Бу беркемнең дә беркайчан да онытылмавы турында сөйли, – диде улы Александр.

Валентина Хлапова улының дивар газеталарына рәсемнәр ясавын искә төшерде.

– Алтын куллы иде ул. Телевизорга кадәр төзәтә иде. Тыйнак, сабыр булды. Миңа яу кырына китәчәген иң соңында хәбәр итте. Бик сагынам, юксынам, – ди ул күз яшьләренә буылып. Геройны укытучылары да, укучылар да җылы сүзләр белән искә алдылар.

– Хлаповлар гаиләсен күптәннән беләм. Алар барысы да бик тырыш, эшкә батыр булдылар. Шундый тәрбия алып үскән Александрның батырлыгы онытылмасын, аның белән балалары, аннан соң киләчәк буыннар да горурлансын иде, – диде мәктәп директоры Рамил Кәлимуллин.

Олег Волков

белән хушлаштык

Күшке авылында контракт хезмәте рядовое Олег Волковны соңгы юлга озаттылар.

Ул 2023 елның 4 декабрендә һәлак була.

Сугышчы белән хушлашу мәрәсимендә муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, Күшке авыл җирлеге башлыгы Андрей Стрелков катнаштылар. Алар Олег Дамир улының бертуганнары Сергей, Игорь, Анатолий Волковларның, Елена Суркованың авыр кайгыларын уртаклаштылар. Авыр чорда Ватаны сагына баскан һәм кыска вакытта үзен кыю һәм курку белмәс сугышчы итеп күрсәткән райондашыбызның исеме йөрәкләрдә мәңге сакланачак, дип белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев