Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бу минутларда Буада “Ният” регионара фестивале җиңүчесен ачыклыйлар (+фото)

Буа дәүләт драма театры оештыруында узучы татар балалар театраль коллективларының регионара фестиваленә быел республиканың Идел аръягы районнарыннан, Пенза, Түбән Новгород өлкәләреннән, Чуашстан республикасыннан 47 заявка кабул ителгән.

Театр артистларыннан торган жюри алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алган. Бу минутларда театр сәхнәсендә иң яхшылар, дип табылган өч спектакльдән өзек күрсәтәләр. Чуашстанның Батыр районы Татар Согыты мәктәбе укучылары К. Тинчуринның “Казан сөлгесе”, Кама Тамагы районының Иске Казиле мәктәбе театраль коллективы – А. Алишның “Сертотмас үрдәк”, Буаның Яңа Чәчкап мәктәбенең яшь артистлары Д. Салиховның “Микүлә дәдәйнең бөер ташы” әсәрләрен сәхнәләштерәләр. Алар арасыннан берсенә Гран-при һәм икесенә беренче урыннар биреләчәк. Бүләкләү барлыгы 18 номинациядә үткәреләчәк. Бүләкләү тантанасы чыгышлар тәмамланганнан соң башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев