Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа архивына ветераннар кунакка килде

Озак еллар район архив бүлеген җитәкләп лаеклы ялга чыккан Светлана Егорова һәм Гөлфия Сафинаны хезмәткәрләр Өлкәннәр көне уңаеннан чәй өстәле әзерләп кунакка чакырдылар. 

 

Чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар. Начальник Ләйсән Сәмәрханова хезмәтчелекнең бүгенгесе турында сөйләде. Ветераннар капиталь ремонт үткәрелгән, мобиль стеллажлар урнаштырылган архивтагы уңайлылыкларга соклануларын яшермәделәр. Үзләре эшләгән елларны искә алдылар. Гөлфия Әнвәрҗановна документлар сакланучы кәгазь тартмаларда үзе язган язуларны да таныды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев