Буа белән күрше Апас районындагы авылда янгында ике кеше һәлак булган – яшүсмер һәм үги әтисе
Ир-атка 53 яшь, үсмергә 14 яшь була.
Ут иртәнге якта чыга. Яшүсмер ерак түгел яшәүче дәү әнисенә шалтыратып, янабыз, дип әйтергә өлгергән. Олылар барып җиткәндә йортны ялкын чолгап алган булган. Авыл халкы әйтүенчә, әтисе үги улын үз баласы кебек якын күргән. Исән булса Айрат быел сигезенче сыйныфны тәмамлар иде. Әле күптән түгел «Тату сыйныф» конкурсында катнашканнар. Гаилә башы үзе салган яңа йортта өч еллап кына яшәп калган. Туганнары аның шигырьләр язуы турында да сөйлиләр. Әти белән улның янган гәүдәсе янгын чыккан йортта табыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев