Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа бурычлыларына яшәргә җиңеләячәк

Ульяновск шәһәрендә булган вакыйгадан соң коллекторларның эшчәнлеген чиклиләр. Бу хактагы закон проектын РФ Дәүләт Думасында карыйлар. Ул тиздән кабул ителеп, гамәлгә керер дип көтелә. Анда коллекторларга катгый регламент язылган. Аларга бурычлыларга атнага ике тапкырдан күбрәк шалтыратырга рөхсәт ителми. Шалтырату вакыты да билгеле: Кичке 22 сәгатьтән иртәнге 8 гә кадәр ярамый....

Ульяновск шәһәрендә булган вакыйгадан соң коллекторларның эшчәнлеген чиклиләр. Бу хактагы закон проектын РФ Дәүләт Думасында карыйлар. Ул тиздән кабул ителеп, гамәлгә керер дип көтелә. Анда коллекторларга катгый регламент язылган. Аларга бурычлыларга атнага ике тапкырдан күбрәк шалтыратырга рөхсәт ителми. Шалтырату вакыты да билгеле: Кичке 22 сәгатьтән иртәнге 8 гә кадәр ярамый. Ә ял көннәрендә кичке 8 сәгатьтән иртәнге 9 га кадәр. Сөйләшкәндә коллекторлар үзләре белән таныштырып үтәргә тиешләр. Бурычлыга янау, куркыту, балалар белән эш итү катгый тыела. Әгәр дә бу закон бозыла икән, коллекторларны 2 миллион сум штраф көтә. Бу закон коллекторларга гына түгел, банкларга һәм микрофинанс оешмаларына да кагыла. Коллекторлар бурычлы белән сөйләшкән аудиоязмаларны, кәгазьләрне 3 ел дәвамында сакларга тиеш.
Чыганак: http://www.temakazan.ru/news/politics/item/20360/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев