Шушы көннәрдә генә әле яшь, әмма инде 15 ел гомерен Буа дәүләт драма театрына багышлаган актрисага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.
Тумышы белән Тәтеш районының Олы Торма авылыннан булган кыз театр бусагасын унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң атлап керә. Бу бер яктан очраклы хәл булса, икенче яктан балачак хыялын тормышка ашырырга юл ачыла аңа. — Мин кечкенәдән артист булырга теләдем. Телевизордан күрсәтелгән бер генә спектакльне дә калдырмый идем. Үзем мәктәптә укыган елларымда бик актив булдым, сәнгатьне, спортны үз иттем. Театр түгәрәгенә йөрдем. Бер генә чарадан да, ярыштан да читтә калмадым. Тагын бер хоббием — билбаулы көрәш. Үземне яклый алам. Оста җырлыйм, дип әйтә алмыйм. Әмма кирәк, дисәләр, аптырап калмыйм. Матур җырлаучы әниемнән бу сәләт аз гына булса да күчкәндер инде. Ә менә биергә яратам, анысы хәлдән килә. Өйдә биюемә оекбашлар да «түзми» иде. Әбием гел биюче булырсың ахрысы, дип әйтә иде, — ди ул. Гөлназ исә авылда унынчыны тәмамлагач, әтиәнисе белән киңәшләшеп, Казан театр училищесына укырга керергә бара. Әмма ул елны конкурс бик зур була. Аннан Буа театрына артистлар җыюларын белеп ала. — Өйдәгеләрне күндереп, 17 яшемдә Буага чыгып киттем. Раил абый Садриев шундый җылы каршы алды. «Син бит әле бик яшь. Курыкмыйсыңмы?» — дип сорады. Җырлатып, биетеп, сөйләтеп карагач: «Безгә туры киләсең», — дип эшкә алды. 17 яшьлек мәктәп баласын, ышанып, театрга кабул итеп алуы нинди зур җаваплылык бит!
Бу турыда тулырак «Байрак»(«Знамя», «Ялав») район гәзитенең 1 декабрь саныннан укый аласыз.
Нет комментариев