Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа дәүләт драма театрында «Ният» татар балалар театраль коллективлары фестиваленең йомгаклау этабы узды

Һәр елны, традиция буенча, Буа дәүләт драма театры тарафыннан яшь талантларны барлау, балалар арасында милли театрга хөрмәт уяту, аны таныту йөзеннән «Ният» татар балалар театраль коллективлары фестивале уздырыла.

2023 нчы елда әлеге конкурска Татарстан Республикасының Буа, Апас, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Югары Ослан районнарыннан тыш,  Чувашия Республикасыннан заявкалар кабул ителде. Унөченче фестивальдә 64 балалар театр коллективы катнашты. Яшь артистлар дипломнар, кубоклар, акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Тантана тәмамлангач, Буа дәүләт драма театры фестивальдә катнашучыларга «Бәхет эзләгәндә» дип аталган яңа ел тамашасын күрсәтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев