Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа дәүләт театры артистлары узган сезоннан тәэсирләре белән уртаклашалар

Буа дәүләт театры артистлары узган сезоннан тәэсирләре белән уртаклашалар

Гөлназ Гатауллина, Татарстанның атказанган артисты:

- Быел Беларуська баруыбыз минем өчен онытылмаслык булып хәтердә калды. Беренчедән, шәһәрләре чисталыгы, матурлыгы белән шаккатырды. Халкы шундый ихлас, ачык, гади. Без анда куйган “Капитанская дочка” спектаклендә әни ролен башкардым һәм “массовкада” идем.  Анда чын театр яратучы халык яши. Тамашадан соң аягүрә басып алкышлаулары, әйбәт энергетикалары белән алар да безнең күңелне яулады. Көнгә берничә спектакль куярга туры килсә дә, ничектер рәхәт ару алдык. Шулай ук “Мишәрем-шикәрем”, “Буйдаклар” комедияләрен тамашачы гаять җылы кабул итте, матур фикерләр белдерде. Башкортостан, Татарстан, Самара, Тольятти сәхнәләрендә уйнадык аларны.

Ильфир Солтанов, Татарстанның атказанган  артисты:

- Быелгы сезонда күп рольләр уйнадым. Арада иң мөһиме Каюм Насыйри  булгандыр.  Аның тормышы, иҗаты турында. Роль җиңел бирелмәде. Героем турында саран гына тарихи мәгълүматлар табып, образ өстендә эшләргә туры килде. “Каюм Беренче” спектакле берничә өзектән тора. Каюмның бала чагы, яшь чагы, җитлеккән вакыты. Образ миңа якынмы, дигәннән, материалны укып чыкканда да башыма Каюм ролен миңа  уйнарга туры килер мөгаен, дигән уй килгән иде. Шулай булып чыкты да. Спектакльне үзебездә, Казанда куйдык.

Ирек Гайнетдинов:

- Минем өчен дә иң истә калган вакыйга “Каюм Беренче” спектакле белән бәйле. Чөнки андагы Вәли, Фатыйх, Гаяз рольләрем өчен быел “Иң яхшы эпизодик роль” номинациясендә “Тантана” премиясенә лаек булдым. Ул Татарстан театрлары арасында бирелүче премия. 27 мартта – Театр көнендә тапшырдылар. Бу минем өчен беренче зур бүләк булды. Шулай ук Беларуська гастрольләр күңелдә калды. 600-700 тамашачылы заллар, аншлаглар әсәрләде.  Спектакльне сулыш алырга да куркып, йотлыгып тыңлаулары истә калды.

 

Камила Фәйзуллина:

- Минем өчен иң истә калырлык гастрольләр Беларуська һәм Тамбовка булды. Мин “Капитанская дочка”да Палашка ролендә идем, “массовкада” уйнадым.  Тулы заллар, овацияләр. Фестивальләрдә катнаштык.  Бу минем өчен бик  кызыклы булды. Яңача булды.  Шулай ук  “Мишәрем-шикәрем”дә Санияне уйнадым, балалар спектаклендә катнаштым.   Сезон шулай истә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев