Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа дәваханәсенә юбилей бүләге – “Ак чәчәкләр” әсәре буенча спектакль. Анда Россиянең атказанган табибы Асия Мухина язмышы (фото, видео)

Шушы көннәрдә Буа театрында дәваханәнең 175 еллык юбилее уңаеннан узган тантанада баш табиб Рөстәм Сәмәрханов коллегаларына менә шундый үзенчәлекле бүләк ясады. Казанның Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәре буенча куелган “Ак чәчәкләр кебек” спектаклен күрсәтте.

 

Баш табиб коллегаларын тәбрикләгәндә, гомерен  медицинага багышлаган  ветераннарны  күптән очраштырырга теләвен белдерде.

-Гомер аяусыз, еллар чаба. Мин эшли башлаганда яп-яшь булган коллегаларымның да күбесе инде лаеклы ялда.  Дәваханә турында мәгълүмат туплаганда, рәсми документка юлыктым. Буада дәваханәсе тарихы 1849нчы елда 20 койкадан башланган. Ул сәүдәгәр Брызгаловлар һәм шәһәр бюджеты хисабыннан ачылган. Шул чордан башлап, һәр медицина персоналы дәваханә тарихында үзенең эзен калдырган. Менә шушы юбилей барыгызны да  чакырып күрешергә бер форсат булды, -диде баш табиб залда утыручы коллегаларына.  Очрашуда район башлыгы Ранис Камартдинов һәм Казан шәһәрендәге Буа якташлыгы җәмгыяте рәисе Ирек Закиров та катнашты. Алар да Буа дәваханәсендә халыкка ярдәм күрсәтүнең югары дәрәҗәдә оештырылуын әйттеләр.

Әлеге спектаклнең язылу тарихы да үзенчәлекле. Аны Россиянең атказанган табибы, Казан шәһәренең 7 номерлы дәваханәсенең ревматология үзәге җитәкчесе Равия Гаязовна Мухина үз язмышы бунча язган. Әтисе кызына көннәрдән бер көнне “Ак чәчәкләр” дигән китап бүләк иткән. Шуннан Равия киләчәктә табиб булырга карар кыла. Тамашачы яшь кызның балачагын, аның беренче мәхәббәтен очратуын, язмышның аянычлы текә борылышларында сыналуын, авыру аркасында  иң якын кешесен югалтуын бер сулышта карады. Ахырдан аның каршына үзенең сайлавына, эшенә тугры калган пациентлары арасында хөрмәт казанган  табиб  килеп басты. Равия Гаязовна үзәк басмаларның берсенә бирган интервьюсында әлеге әсәр "Ак чәчәкләр” романы белән турыдан-туры бәйле булуын әйткән. Ул үзенең максатына хыянәт итмичә ирешкән – хезмәт юлын санитаркадан башлаган. Медицина училищесын тәмамлаган, шәфкать туташы булып эшләгән. Аннан югары медицина белеме алган.

-Мин озак еллар хезмәтемдәге вакыйгалар турында көндәлек алып бардым. Кайчандыр язылачак әсәремнең  сценаларын, диалогларын, сюжетындагы вакыйгаларны уйлый идем. Һәм көннәрдән бер көнне шулай туры килде: 2020 елның гыйнварында озын каникулда  90 битлек пьесаны татар телендә язып чыктым,-дигән Равия Гаязовна. Ул һәрвакыт “Ак чәчәкләр” романындагы төп герой табиб Гөлшаһидә, аның протатибы Казан шәһәрененең медицина өлкәсендәге  профессоры Рәисә Абдрахманова белән очрашырга хыяллана. Язмыш аңа мондый мөмкинлекне бүләк итә – Рәисә Абдрахманова аның укытучысы була. Кызның күңелендә Әпсәләмов белән очрашу да онытылмаслык тәэсирләр калдыра. Күпме вакыт узса да аның Маяковский урамындагы квартирасында эш  кабинетында һәр деталь күз алдымнан китми, дип сөйләгән ул. Аңа 15 яшь булганда әтиләре үлә. Фронтта алган яраларыннан бик сызлана торган була ул. Ә кыз тизрәк табиб булып, әтисен дәваларга хыяллана.  Биш кыз белән тол калган әнисенә күпне күрергә туры килсә дә, берсе дә тормышта  югалмый. Барысы да белем алып, үз урыннарын табалар. Биш кызның берсе юрист, икесе педагог, икесе медик булып ирешә. Асия Мусина белдерүенчә, спектакль ахырында композитор Миләүшә Хәйруллина музыкасына кечкенә сеңелесе язган җыр юллары яңгырый. Әсәр авторы бу эшенең нигезендә  укытучысы – Рәисә Абдрахмановага чиксез рәхмәте,  кешеләрнең ак халат ияләренә яңача караш уяту нияте һәм яшьләрдә табиб һөнәренә мәхәббәт уяту теләге ятуын әйткән.

Рөстәм Сәмәрханов Асия Мухина үзе шалтыратып, барысын да бәйрәм белән котлавын белдерде. Хезмәткәрләр әлеге тантанада Россия һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау өлкәсендәге дәүләт бүләкләренә лаек булдылар.

Наилә Хәсибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев