Буа дәваханәсенең яшь терапевты Владимир Охотин: «Район сәламәтлек системасына үз өлешемне кертәсем килә»
Район үзәк дәваханәсенә соңгы ике елда сигез яшь табиб кайтты.
– Табиб булырга мәктәптә укыганда ук хыялландым. Шуңа үзебезнең Раково авылы мәктәбен тәмамлагач, Буа медицина училищесына укырга кердем. Аннан югары уку йортына – Ульяновск дәүләт университетының медицина факультетының дәвалау бүлегендә белем алдым. Кулыма диплом алгач, ике дә уйламыйча, Буага эшкә кайттым. Шулай итеп, 2024 елның августында пациентларны кабул итә башладым. Биредәге коллективка мең рәхмәтлемен, алар беренче көннән үк мине үз иттеләр, өлкәннәр тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мин 7 номерлы участокны алып барам, анда 2300 кеше теркәлгән. Көннең беренче яртысында поликлиника участогымда, икенчесендә дәваханәдә кабул итү бүлекчәсендә эшлим. Хыялым – алга таба табиб буларак камилләшергә. Терелеп, аякка баскан пациентларым күп булсын иде. Озак еллар район сәламәтлек системасына үз өлешемне кертеп хезмәт итәргә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев