Буа дәваханәсенең участок терапевты Кристина Широкова: «Пациентка дәвалау билгеләгәннән соң нәтиҗәсе булу – иң зур сөенеч»
Район үзәк дәваханәсенә соңгы ике елда сигез яшь табиб кайтты.
– Мин Ульяновск дәүләт университетының дәвалау бүлеген тәмамлап, 2024 елның җәендә Буа үзәк дәваханәсендә участок терапевты булып эшли башладым. Баштан ук уем, укып бетергәч, үземнең районга эшкә кайту иде. Университетта укытучыларыбыз да, хезмәт юлыгызны туган ягыгызда башларга тырышыгыз, дип киңәш бирделәр. Медицинаны тагын да тирәнрәк белергә омтылуымда, кызыксынуымда остазларымның өлеше зур булды.
Рәхмәт аларга, алар һәрвакыт минем өчен үрнәк булачак. Әти-әнием һөнәр сайлаганда терәгем булдылар. Буага эшкә кайткач, дулкынландым. Беренче эш көнемдә үк өлкән коллегаларым ярдәме, киңәшләре белән барысына да төшенәсе авыр булмады. 2000 кешелек участокка табиб булып эшлим. Мин Нурвахит, Татар Буасы, Норлат, Күшке, Кече Боерган, Кайбыч, Татар Аксуы, Чурак, Югары Наратбаш авылларында яшәүчеләрне дәвалыйм. Үз х е з м ә т е м д ә ү т ә җаваплылык тоям. Бүген авырып килгән поциентка дәвалау билгеләгәннән соң нәтиҗәсе булу – иң зур сөенеч. Амбулатор эшемнән тыш, ашыгыч ярдәм бүлегендә авыруларны да кабул итәм. Ярдәм сорап килгән һәрбер пациентны кабул итү зур сынау. Безнең дәваханәдә үз эшен белгән, хезмәтләренә үтә җаваплы караган табиблар һәм медицина белгечләре эшли. Янәшәмдә алар бар. Дәваханәдә пациентка диагноз кую өчен тикшерү һәм диагностикалау алып бару өчен мөмкинлеге булу да табиб өчен бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев