Бу чыгарылышта: - "Илдә кризис булуына карамастан Татарстан республикасында социаль программалар эшләп килә",- диде район башлыгы Азат Айзетуллов, шәһәрнең Гагарин урамында төзелгән торак йортны куллануга тапшыру тантанасында. Әлеге чарада район башлыгы 5 ятим гаиләгә фатир ачкычлары тапшырды. - Буа шикәр заводында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт сугыш һәм тыл ветераннарын...
Бу чыгарылышта:
- "Илдә кризис булуына карамастан Татарстан республикасында социаль программалар эшләп килә",- диде район башлыгы Азат Айзетуллов, шәһәрнең Гагарин урамында төзелгән торак йортны куллануга тапшыру тантанасында. Әлеге чарада район башлыгы 5 ятим гаиләгә фатир ачкычлары тапшырды.
- Буа шикәр заводында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт сугыш һәм тыл ветераннарын чакырып хөрмәтләү матур гадәткә әверелде. Быел да әлеге традицияне дәвам итеп, завод ашханәсенә чәй табынына чакырдылар.
- Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлинә Шәрәфетдинова сузләренә караганда, беренче кварталда алкогольле продукция сату 101% ка арткан. Аракы - 105%, Татарстан аракысын сату 105% булган. Тулырак алдагы сюжетларда...
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев