Буа фермерлары 2025 елда ничек эшләде? (фото)
Аларның еллык эшенә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмә бүген район хакимиятенең утырышлар залында үтте.
Җентекле отчет һәм агымдагы елга планнар белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, районда үз эшчәнлеген җәелдергән 100дән күбрәк фермер тарафыннан узган елда һәр гектардан уртача 45 центнер чыгыш белән 116 мең тонна ашлык җыеп алынган. Район буенча – 240 мең тоннадан күбрәк. Сибгатулловлар, Дәүләтшиннар, Фәнис Кадыйров, Айрат Галиев хуҗалыкларында уңыш күләме 50 центнердан, Фәнис Шәрәфетдинов, Хәйретдиновлар кырларында 60 центнердан артып китә. Шикәр чөгендере буенча лидерлар – шулай ук Айрат Галиев һәм Владимир Николаев. Алар һәр гектардан уртача 722-713 центнер татлы тамыр җыеп алганнар.Районда көнбагыш игүче фермерлар һәм әлеге культура чәчелүче мәйданнар арта. Быел аның тулай җыемы 25 мең тоннадан күбрәк. Һәр гектардан уртача чыгыш 31,2 центнерга тиң. Гайнетдиновлар хуҗалыгында әлеге күрсәткеч 55 центнер тәшкил итә.Ранис Харис улы шулай ук сөт, ит җитештерү, техника паркын яңарту, минераль ашламалар туплау, дәүләт ярдәменнән файдалану, әче җирләрне известьләү мәсьәләләренә дә тукталды. Алда торган бурычларны барлады.“Россельхозүзәк”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин да катнашты. Ул орлыкчылыкта булган таләпләр, яңалыклар белән таныштырды.Үз фермер хуҗалыклары эшчәнлеге турында Җәмил Дәүләтшин сөйләде. Муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов район өчен яңа продукт җитештерүче Дәүләтшиннар адресына аерым мактау һәм рәхмәт сүзләре җиткерде.– Бүгенгә кадәр үзебездә үстерелгән алма бар. Һәм бу аларның үз тырышлыклары нәтиҗәсе, – диде ул. Бакчага килү юллары булдыруга ярдәм итәргә тырышачкларын әйтте. Башкаларны алардан үрнәк алырга чакырды. Артта баручы хуҗалыклар белән аерым очрашулар оештырылачагын әйтте.Соңыннан тырыш хезмәтләре өчен Җәмил Дәүләтшинга һәм Салават Айзатуллинга, Фәнис Хөснетдиновка, Рөстәм Низамовка Мактау грамоталары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев