Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа фермерларында көзге бодай, карлыган өлгерде

Яңа Тинчәле авылында Мифтахетдиновлар кырларында ике уңышны җыярга да комбайннар төште.

Кайчандыр "Мифтахетдинов" фермер хуҗалыгы җитәкчесе, районның беренче фермеры, хәзер хуҗалыкның баш агрономы булган Расыйх Мифтахетдинов биләмәләрдәге эш белән үзе таныштырды. Карлыганны комбайн җыя Фермерның эшен дәвам итүче улы Руслан Мифтахетдинов җиде елдан бирле карлыган һәм кура җиләге үстерү белән шөгыльләнә. Карлыган 50 гектар тирәсе, ә кура җиләге 10 гектар тәшкил итә. Бер гектарда 5-6 мең төп карлыган куагы, ди фермер. Күз алдына китерегез, иксез-чиксез җиләкҗимеш бакчасы шаулап утыра. Тәлгәш-тәлгәш кап-кара карлыганнардан авызга сулар килә. Фермер берничә атна элек карлыганны җыярга керешкән. Икенче ел инде бу эшне комбайн башкара. Агрегат ярдәмендә карлыганнар бер-бер булып әрҗәләргә тәгәри. - Быел карлыган чәчәк атканда салкыннар булды. Узган елга караганда уңыш азрак, тик начар, дип булмый. Көнгә 3 тоннага кадәр җыябыз. Карлыганга сорау зур. Казаннан, Ульяновсктан, Россиянең төрле өлкәләреннән күптәнге партнерларыбыз белән эшлибез. Алар килешенгән күләмдә товарны көне-сәгате белән төяп алып китеп торалар. Килограммын 250 сумнан җибәрәбез. Кура җиләген 350 сумнан саттык, - ди фермер. Киләчәктә катырып саклау цехлары төзергә хыяллана. Сакланган килеш товарны сату кыйммәтрәк булачагын әйтә. Карлыганның транспортировкалау вакытында изелми торган сортларын утыртканнар. Ә буалылар сезнең карлыганны сатып ала аламы, дип тә кызыксындык хуҗадан. Көзге эшләр Әлфинур Йосыпова Озакка сузмаска dРайон кырларындагы шикәр чөгендерен казып алу эшләре 1 сентябрьдән башланачак. Бу хакта муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов “ВКонтакте” социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр итә. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры Марат Җаббаров катнашында әлеге темага багышланган киңәшмә узган. Ранис Рәфис улы белдерүенчә, “татлы тамыр” 10491 гектар тәшкил итә. Аграрийлар уңыш гектардан уртача 400 центнер чыгарга мөмкин, дип фаразлыйлар. Җыеп алынган чөгендерләр 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча шикәр заводына озатыла башларга тиешләр. Яхшы һава торышы булганда, барлык казу эшләрен 30 октябрьгә тәмамларга, дигән срок куйганнар. – Аңарчы барлык чөгендер алу техникасын әзерләп куярга кирәк. Ә шикәр заводы тоткарлыксыз чөгендерне кабул итәргә тиеш, - ди район башлыгы. e Тәҗрибәле Расыйх Мифтахетдинов балаларының иң зур таянычы.

 

Халык үзе өчен карлыган, кура җиләге җыеп киткән. Тик менә фермер шушы урында эшче куллар җитмәү турында да әйтеп китте. - Кура җиләгенең беркүпмесе куакларда калды хәтта. Авылларда эшләргә кеше юк. Түләү дә начар түгел. Комбайнны юкка гына сатып алмадык. Хәзер кеше эшләргә атлыгып тормый, - ди Руслан Мифтахетдинов. Шуңа Үзбәкстаннан кадәр эшчеләр килеп эшлиләр. Хуҗа яхшы түли, эш авыр түгел. Авылда вакытлыча яшәргә урын бар, халык бик әйбәт, диде безгә үзбәк милләтле Кадыйм Солтанов. Атларга азык үзебездә үсә Расыйх Мифтахетдиновның фермерлык эшчәнлегенең тагын бер тармагы – игенчелек. Монысы белән кызы Эльвира Шәвәлиева шөгыльләнә. Балаларга һәр эштә әтиләре зур таяныч. Өлкән фермер безне язгы бодай басуына алып китте. Чипчиста сап-сары кырларда тулышкан башаклар башларын игәннәр. Комбайн игеннәрне теземнәргә сала, кырның тагын бер башында икенчесе – “Полесье” комбайны суктырып килә. 1800 гектарда сөрү җирләренең быел 200 гектарына язгы бодай, арпа, көнбагыш, 500 гектарына көзге бодай чәчкәннәр. Калган кырларын шикәр чөгендере, борай культурасы били. Язгы бодайның гектарыннан 37-38 центнер уңыш чыга, ди. Уңышны орлыкка, терлек азыгына саклауга куялар. Аннан хуҗалыкка пай җирләре өчен бирәләр. Калганын Борындык элеваторына озаталар. Әле тагын гаилә атлар асрау белән дә шөгыльләнә. Яңа төзелгән конюшняларда ялтырап торган яллы атларны без дә күрдек. Бахбайларның бер өлеше көтүдә иде. Улы Руслан моннан берничә ел элек бизнес-план төзеп грант откан. Фермер хәзер елына 400 баш ат асрап ит җитештерергә тиеш. - Бу хезмәт Руслан өстендә булса да, мин һәрвакыт янәшәсендә. Без җирле токымлы атлар асрыйбыз. Тайларны да үзебез үрчетәбез. Күрше Чуашстан республикасыннан килеп атларны сатып алалар. Грант шартларын үтәп барабыз. Яңа конюшня төзедек. Менә хәзер загоннар ясау белән шөгыльләнәбез. Шул ягы бар: атларга азык үзебездә. Ашлыкның беркүпмесен иткә әйләндереп сатабыз, - ди Расыйх Вазыйхович. Районда эре агрофирмалар белән беррәттән фермер хуҗалыклары да көнләшерлек көн күрә. Мифтахетдиновлар гаилә подряды шундыйлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев