Буа фермеры СВОдагы егетләргә блиндаж ясарга төзелеш эш кораллары сатып алып китергән
Ырыңгы авылыннан фермер Алексей Кубайкин махсус хәрби операциядәге якташларга моңарчы да ярдәм итеп торган.
Күбрәк акчалата. Бу юлы ул аларга блиндаж ясарга эш кораллары сатып алган. Дүрт шөреп боргыч, бер перфоратор, өч бензин пычкысы, ике калай кискеч.
– Ватанны саклаучы ир-егетләрнең хәлен аз гына җиңеләйтергә ярдәм итәсем килде. Җиңү белән исән-сау туган якларыбызга әйләнеп кайтсыннар, - диде Алексей Валерьевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев