Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа газетасында эшләгән ветераннар райондагы барлык хәбәрне тулы итеп бары “Байрак” газетасы гына язуын әйттеләр (фоторепортаж)

Өлкәннәр көне уңаеннан “Байрак” газетасы һәм җирле телевидение хезмәткәрләре заманча итеп үзгәртелгән “Буинск-Информ” коллективы чакыруы буенча кунакка килделәр.

Узган ел бинага капиталь ремонт узганнан соң да, кайберләре әле биредә булганнары юк иде. Ветераннарыбыз якты, иркен бүлмәләрне карап сокландылар һәм безнең өчен чын күңелләреннән сөенделәр. «Татмедиа» филилы «Буинск-Информ» җитәкчесе Гакил Камалетдинов бүген дә коллективта алар калдырган традицияләрнең саклануын әйтте һәм кирәк булганда әле дә ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде. Газетада журналист булып озак еллар эшләгән Әминә Миңнуллина районның бер генә мәгълүмат чарасы вакыйгаларны газета кебек тәфлилләп язмавы турында сөйләде.

-Әйтмим, телефон хәбәрне тиз җиткерә. Әмма фотолар һәм берничә юллык мәгълүмат кына вакыйганы тулысынча яктырта алмый. Газетага конкурент булырлык башка мәгълүмат чарасы юк, диде. Тәҗрибәле ветеран белән без дә килешәбез.

Өлкән коллегаларыбызга бәйрәм күчтәнәче итеп 5әр килограмм шикәр комы тапшырылды

Бүген безнең арабызда 16 матбугат һәм телевидение ветераны яши. Без аларны олылап «үзебезнекеләр» дип йөртәбез. Менә алар — «Байрак» газетасында корректор булып хезмәт куйган Мәрьям Яфизова, корреспондент-журналист Әминә Миңнуллина, материалларны машинкада басучы Наилә Вәлива, «Знамя» газетасына тәрҗемәдә машинистка Людмила Бурукина, корректор, соңрак дубляж буенча редактор урынбасары булган Людмила Илюшина, бүген дә арабызда хезмәт куючы «Знамя» газетасы тәрҗемәчесе Гүзәл Сафина, реклама агенты Сөмбел Садыйкова, «Ялав» газетасында озак еллар редактор урынбасары булган Лидия Журавлева, корректорлар Александра Мулеева, Маргарита Григорьева, газетаны версткалаучы Людмила Попова, бухгалтерлар Сәгыйдә Вәлиева, Миңсылу Шиһапова, Буа телевидениесен беренчеләрдән булып оештыручы Рөстәм Миңнебаев, автомобиль йөртүче Илсур Хөсәенов, җыештыручы Рушания Рәхмәтуллина, Любовь Воронцова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев