Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа халык театры спектакльгә чакыра (+фото)

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче Буа халык театры быел тамашачыга Әнгам Әтнабаевның "Мәхәббәт турында җыр" драмасын тәкъдим итә. Аны иртәгә кичке сәгать 7дә район мәдәният йортында карарга мөмкин. Рольләрне район мәдәният йортының курчак театры режиссеры Гүзәл һәм полиция хезмәткәре Марат Салаватовлар, Карлы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ленар Салихов, үзәк...

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче Буа халык театры быел тамашачыга Әнгам Әтнабаевның "Мәхәббәт турында җыр" драмасын тәкъдим итә. Аны иртәгә кичке сәгать 7дә район мәдәният йортында карарга мөмкин. Рольләрне район мәдәният йортының курчак театры режиссеры Гүзәл һәм полиция хезмәткәре Марат Салаватовлар, Карлы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ленар Салихов, үзәк китапханә хезмәткәре Римма Ибәтуллина һәм студент Илшат Низамиев башкаралар. Шунысын да әйтергә кирәк, буалылар әлеге спектакль белән "Идел-йорт" төбәкара театр коллективлары фестивалендә дипломант булдылар, режиссеры Гүзәл Салаватова "Режиссер куелышы" номинациясендә җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче Буа халык театры быел тамашачыга Әнгам Әтнабаевның “Мәхәб...