Буа яңа ЮХИДИ начальнигы
Агымдагы ай башыннан район ЮХИДИ бүлеген капитан Алмас Кәримов җитәкли.
Элеккегесе – Ремис Ганиев лаеклы ялга китте. Капитан Алмас Кәримов бүлекчәдә яңа кеше түгел. Ул күп еллар биредә эшли. Ул 1987 елның 10 апрелендә Ульяновск өлкәсенең Майна районының Березовка авылында туган. Аннан гаилә Буага күчеп килә. Алмас Фаяз улы шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә укый. Аннары соң ике югары белем ала. Район эчке эшләр бүлегендә эшчәнлеген 2009 елда башлый. Алдан милициянең участок вәкиле, 2010 елда юлпатруль хезмәтчелеге инспекторы вазифасына күчә. 2019 елда аны бүлекчәнең теркәүимтихан алу буенча дәүләт инспекторы итеп билгелиләр. Быел 4 октябрьдән начальник эшенә кереште. Өйләнгән, 4 баласы бар, Буада яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев