Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

“Буа” идарәче компаниясе күпкатлы йорт түбәләреннән кар төшерергә альпинистларны җәлеп иткән

“Буа” идарәче компаниясе күпкатлы йорт түбәләреннән кар төшерергә альпинистларны җәлеп иткән

Шәһәрдә быелгы карлы кышта күпкатлы йортлар түбәләрендә кар катламы  урыны-урыны белән метр артык калынлыкта өелгән. Бу куркыныч. Каты авыр кар  түбәне басып төшереп, конструкцияне җимерергә мөмкин. Идарәче компания, мондый  хәл килеп чыкмасын өчен,  йортлар түбәләреннән  карны төшерү эшен башлаган. Моның өчен коммуналь хезмәтчелек  альпинистларны җәлеп иткән. Иң беренче түбәсенә кар бик күп  утырган йортларга мониторинг үткәрелгән. Күпкатлы йортларда өлкән вазифасын башкаручылардан да мәгълүмат туплана. Идарәче компания карамагында 158 йорт исәпләнә. Шуңа көннәр җылытып, түбәләрдән кар шуа башлаганчы, мөмкин кадәр күбрәк мәйданны колачларга тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев