“Буа-Информ” хезмәткәрләре Чүпрәле районы Яңа Шәйморза авылында (фоторепортаж)
“Татарстан-24” каналы соравы буенча шушы көннәрдә “Буинск-Информ” хезмәткәрләре Чүпрәле районы Яңа Шәйморза авылында үзара салым акчасына юллар салу белән танышып кайтты.
Өч авылны берләштергән җирлектә 1200дә күбрәк кеше яши. Шәйморзалылар биш елда сигез километрдан күбрәк арада юллар салганнар. Әлеге авыл җирлеге берничә елдан бирле үзара салым акчасын 100 процент җыюга ирешә. Алар республиканың авыл җирлекләре арасында мактаулылар рәтендә. Авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчурин моңа ничек ирешә, шәйморзалылар узган ел салымны җан башына ничә сумнан җыеп рекорд куйган, юлларны нинди материалдан салалар? Болар турында “Байрак”ның 16 ноябрь санында укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев