Буа инспекторлары Яшел һәм Болын урамнары чатында исерек йөртүчене туктаттылар
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада шәһәрнең Яшел һәм Болын урамнары чатында инспекторлар “ВАЗ-21099” автомобилен туктаталар.
1971 елгы йөртүченең рульгә утырыр алдыннан алкоголь эчемлекләр кулланганлыгы ачыклана. Ул медицина тикшерүеннән баш тарта. Инспекторлар йөртүчегә карата беркетмә тутырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев