Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа интернат-йортында яшәү сыйфатын яхшырту һәм гомерне озайту проекты гамәлгә ашырыла

Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2025 елдан башлап, «Актив озак яшәү” милли проекты кысаларында «Актив гомергә омтылыш» проект гамәлгә кертелә. Бу учреждениедә гражданнарның 96%ы 60 яшьтән өлкәнрәк.

 

 

 

Проект дүрт төп юнәлешне үз эченә ала: сәламәтлек, активлык, мәдәни һәм спортлы озын гомер, һәрберсе өчен җаваплы хезмәткәрләр билгеләнгән. Төп максат – өлкәннәрнең тормыш сыйфатын һәм гомер дәвамлылыгын яхшырту, аларны сәламәтләндерү, социаль һәм иҗади инициативаларга җәлеп итү.

«Сәламәт озын гомер» юнәлеше  физкультминуткаларны, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен бармак гимнастикасын, скандинавия таяклары белән йөрүне һәм ачык һавада уеннарны үз эченә ала.

«Актив озын гомер» блогында остаханәләр, өстәл уеннары, тренинглар һәм конкурслар тәкъдим ителә. Чаралар көн дәвамында уза һәм кичке җыелышлар һәм фикер алышулар белән тәмамлана.

«Мәдәни озын гомер» кысаларында традицияләр һәм заманчалык гармонияле берләштерелә. Инновацион чаралар арасында «Модалы эшләп» мода күрсәтүе, галстук бәйләү буенча мастер-класс, гитарада уйнау һәм винил пластинкаларда музыка тыңлау бар. Еш кына бу вакыйгаларга волонтерлар да җәлеп ителә.

 

«Спортлы озын гомер» өчен шәһәр ресурслары актив кулланыла. Спорт чаралары «Батыр», «Импульс», «Юность» спорт комплексларында, «Дельфин» йөзү бассейнында, шулай ук ачык һавада уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев