Буа ипподромы хезмәткәрләре “Халык колынына” 5 кушамат сайлады. Алар өчен тавыш бирәчәкбез
Бүген без редакциянең электрон почтасына килгән кушаматларны Буа ипподромы хезмәткәрләренә җибәрдек. Алар үзләренә ошаган 5 кушаматны сайлап җибәргәннәр.
1.Люцифер (Елена Есерова)
2.Маугли (Ольга Прокофьева)
3.Мелекес (Алевтина Шиһапова)
4.Монгол (Эльмира Хөснетдинова)
5.Магнат (Энҗе Рахматуллина, Наталья Лаврентьева).
Соңгы кушаматны ике автор җибәргән. Иртәгә әлеге кушаматларны тавыш бирүгә куябыз. Ул “ВКонтакте” социаль төркемнең “Новости Буинска”, “Жизнь Буинска” төркемнәрендә, bayrakbua Инстаграм битендә оештырылачак. Тавыш бирү беткәч, һәрбер кушаматка бирелгән “лайк”ларны бергә кушып, нәтиҗә чыгарылачак. Иртәгә сайттан тавыш бирүнең башлануы турында хәбәрләрне карап торыгыз! Конкурска җибәрелгән кушамат авторларына рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев