Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында очрашу узды
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-экспертлары Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкән яшьтәгеләр белән очрашу оештырды.
Очрашуның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне Россия дәүләтендә кулланучының хокукый статусы белән таныштыру, грамоталы кулланучы тәрбияләү, көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ничек яклануын күрсәтү иде. Аралашу җылы атмосферада узды, интернат-йортның даими яшәүчеләре очрашуга шат иделәр, теләп аралаштылар.
Чара ахырында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре җылы оекбашлар бүләк иттеләр һәм матур тематик буклетлар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев