Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортының беренче “егетләре”-баянчылары

Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортының беренче “егетләре”-баянчылары

 

Менә алар каршымда -  һәрберсе күз камашырлык ап-ак күлмәктән, кара чалбардан,  кулларында баян. Бу  “егетләргә” бабай диясе килми әле. Танышып та киттек: Дамир Вәлиев Буадан, Юрий Ахрамиев – Казаннан, Рифат Әхмәтов Апас районыннан. Баянчылар җыелган җирдә нәрсә сөйләшәсең, әлбәттә, инструмент турында.

- Беренче тальянны әти алып бирде, - дип сүз башлады Дамир абый. Бу “музыкаль” нәселдә гармун тотмаган кеше булмый. Унике яшьлек Дамирда да якыннары зур талант күреп алалар. Нота да танымаган малай үзе, ә көйне ничек оста итеп тактка туры китереп уйнап бирә! Үскәчрәк әтисе улына гармун тоттыра. Шулай итеп Дамир абый  “коллекциясендә”  гомер эчендә бер дүрт инструмент җыела. Машина төзү заводында эшләгәндә дә, элемтәче булганда да сменадан соң алып утыра ул аларны. Жәл, хәзер берсе дә сакланмаган. Ялгыз тормыш көтәсе авыр булгач, тугыз ел элек килеп урнаша ул бирегә. Ә монда баянчы – беренче “егет”: һөнәрен белеп алып, кулына иң шәп баян тоттыралар. Инструментны Дамир абыйның гозере буенча Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин бүләк итеп китерә.  Нинди генә чара үткәрсәләр дә әзер аккомпаниатор! Шулай итеп Дамир абый мәдәни чаралар өчен җаваплы персонал өчен хәзинәгә әверелә. Үзе дә шөкер итә:

- Монда ашарга пешкән, юган-җыйган, меропритяиеләр үткәрелә. Кирәк чакта урамнар әйләнеп кайтам, минем яшьтә тагын ни кирәк, - ди ул.  

Апасның Дәүләки авылыннан Рифат Әхмәтов картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортка үзе белән өч баян  күтәреп килә. Берсе үзенеке, берсе – апасыныкы, берсе – абыйсыныкы. Соңгысы әле дә исән.

- Бер төймәсе эшләми. Эх, әти дөньяда булса: ул үз куллары белән гармуннар ясый, сәгатьләр төзәтә иде. Үзем сүтә генә беләм шул, - дип ярым көенеп-ярым шаяртып сөйли ул. Рифат абый күп югалту кичергән кеше – башта әти-әнисен җирли, аннары – хатынын, балалары булмый. Аннары карап торган йорты янып китә.

- Яшьрәк чакта машина йөрттем. Буага чөгендер ташыган чаклар да булды. Бүген тагын Буага сыендым. Әле ярый бу йорт бар.  Мин монда унике еллап инде. Гаиләм кебек. Туган нигезгә кайткалап кына йөрим, - ди ул.

Өченче баянчы Юрий Сергеевич арада бер профессионал булып чыкты.  Ул үзе - музыкант улы. Әтисе скрипкада уйнаган. Юраны музыка мәктәбенә китерүче дә әтисе булган. Баян классына. Мәктәптә укыганда да, Казанның 22нче заводында фрезерьчы  булып эшләгәндә дә ул оркестрда уйнаган. Төрле коллективларда, залларда чыгыш ясаганнар. Калганы турында дәшмәде быел 80 яшен тутыручы Юрий Сергеевич. Күңелгә авыр чакта да, кәефе күтәрелгәндә дә кулына баян ала, эчен бушата.  Монысын яшермәде.

Менә шундый язмышлар. Бу “егетләр” тормышның иң текә борылышында да баянны кулдан төшермәгән. 

- Үз баянчыларыбыз булгач, төрле чараларга читтән баянчы чакырту хаҗәте юк. Алар биетә дә, җырлата да. Без аларга рәхмәтле ди, - картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортның директоры Рәзинә Хисаметдинова.

Менә шулай: баянчы элек-электән, кая гына барса да, беренче “егет” була. Бу “язылмаган закон” хәтта картлар һәм инвалидлар интернат йортта да “закон”.

Илсөяр Мөхәммәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев