Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа командасы «Геройлар ярышында» икенче булды, хәзер Россия чемпионатына әзерләнә (фоторепортаж, ВИДЕО)

Бу ялларда Югары Ослан районында "Геройлар ярышы" узды. Анда 5 кешелек (1 хатын-кыз, 4 ир) Буа командасы катнашты. Алар - 1 номерлы зона-эзләү отряды коткаручысы Константин Волков, Руслан Сабирҗанов, Тәтеш колледжы курсанты Артем Юманов, медицина хезмәткәре Гөлия Камалова, Зур Фролово мәктәбе директоры Ленар Садыйков, булышчылары - ГТОны Алтын күкрәк билгесенә...

Бу ялларда Югары Ослан районында "Геройлар ярышы" узды. Анда 5 кешелек (1 хатын-кыз, 4 ир) Буа командасы катнашты. Алар - 1 номерлы зона-эзләү отряды коткаручысы Константин Волков, Руслан Сабирҗанов, Тәтеш колледжы курсанты Артем Юманов, медицина хезмәткәре Гөлия Камалова, Зур Фролово мәктәбе директоры Ленар Садыйков, булышчылары - ГТОны Алтын күкрәк билгесенә тапшырган яшь спортчы, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Александр Македонский.

Командага 10 километр аралыкта урнаштырылган 20 төрле катлаулы киртәләрне ерып чыгарга туры килде. Буалыларга тизлеккә тау астына менәргә, төшәргә, пычрак, ташлы юлдан шуышырга, 5 метр озынлыктагы чәнечкеле диварга, 10 метрлы резиналы тауга менәргә һәм башка күп төрле киртәләрне узарга туры килде. Шулай ук су белән бәйле биремнәр дә күп иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев