Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа коткаручылары Апаста бәлагә очраучыны коткарырга чыкты (+ фото)

Бүген 10 сәгать 39 минутта 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары Апаста бер кешене плитә басуы турында хәбәр алалар. Алар бәла булган урынга барып җиткәнче каза күрүчене керамзит-бетон дивар плитәсе астынан шундагы кешеләр чыгара. 1988 елда туган ир-егет үлгән була инде. Бәхетсезлек тузган торакны сүткән вакытта килеп чыга. Коткаручылар әлеге...

Бүген 10 сәгать 39 минутта 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары Апаста бер кешене плитә басуы турында хәбәр алалар. Алар бәла булган урынга барып җиткәнче каза күрүчене керамзит-бетон дивар плитәсе астынан шундагы кешеләр чыгара. 1988 елда туган ир-егет үлгән була инде. Бәхетсезлек тузган торакны сүткән вакытта килеп чыга. Коткаручылар әлеге йортны кабат ишелү булу-булмауга тикшерәләр. Халыкны алар бәхетсезлеккә юл куймас өчен ремонт-төзелеш эшләре вакытында куркынычсызлык техникасын һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозмаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев