Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа коткаручылары "кышкы каникулда" кемгә ярдәм итте

1 номерлы зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 1 гыйнвар көнне кичке сәгать 5 тулганда ук чакыру алалар. Шәһәрдә полиция хезмәткәрләре катнашында хуҗаларга бикләнеп калган ишекне ачып бирәләр. 3 гыйнвар көнне исә көндезге икенче яртыдан алып өч сәгатьтән күбрәк вакыт Тәтеш районы территориясендә Иделдә адашкан ике кешене снегоходта эзлиләр. Улья-новск өлкәсеннән килүчеләр...

1 номерлы зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 1 гыйнвар көнне кичке сәгать 5 тулганда ук чакыру алалар. Шәһәрдә полиция хезмәткәрләре катнашында хуҗаларга бикләнеп калган ишекне ачып бирәләр.
3 гыйнвар көнне исә көндезге икенче яртыдан алып өч сәгатьтән күбрәк вакыт Тәтеш районы территориясендә Иделдә адашкан ике кешене снегоходта эзлиләр. Улья-новск өлкәсеннән килүчеләр исән-сау килеш табылалар.
4 гыйнварда авария урынына - Казан - Ульяновск трассасында дамба астына төшкән "BMW X5" автомобиле янына чыгалар. Техник эшләр башкару белән бергә зыян күрүче хатын-кызны носилкада "Ашыгыч ярдәм" автомобиленә эвакуациялиләр.
8 гыйнварда Казан - Ульяновск трассасында Буа белән Апас арасында 13 кеше утырган "Форд" автомобиленең техник төзексезлек килеп чыгу аркасында пассажир салоны җылытылмыйча баруын хәбәр итәләр. Коткаручылар Сарансктан Казанга баручыларны суык автомобильдән җылы урынга - Апас автовокзалына эвакуациялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев